Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коронавирус әле китмәде, сак булыгыз

Тәтеш районында 9 июль торышына 3 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырый, чирләүчеләр янәшәсендәге 15 кеше үзизоляциядә тора.

Тәтеш районында 9 июль торышына 3 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән 
авырый, чирләүчеләр янәшәсендәге 15 кеше үзизоляциядә тора.

Хөрмәтле укучыларыбыз, профилактиканың төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Коронавирус инфекция­сен профилактикалау өчен 7 адым
1.     Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамашачылар җыела торган чараларга, кешеләр күп йөргән вакытта транспортка утырудан тоткарланып ­торыгыз;
2.     Җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен кулланыгыз, аны һәм перчатканы һәр 2-3 сәгать саен алыштырып торыгыз.
3.     Сулыш ­юлларына кис­кен салкын тию (йөткерү, төчкерү, борыннан бүлендек агу) билгеләре күзәтелгән кешеләр бер бинада булырга һәм алар белән бәйләнешкә керергә тырышмагыз. 
4.     Урамнан кергәч, чит-ят кешеләр белән элемтәдә булганнан соң кулларыгызны сабынлап яхшы итеп юыгыз.
5.     Телефон, оргтехниканы һәм үзегез кагыла торган өслекләрне дезинфекцияләгез.
6.     Сәламләгәндә кочак­лашу һәм кул бирешүне чикләгез.
7.     Шәхси гигиена әйбер­ләре (сөлге, теш щеткасы) кулланыгыз.

Коронавирус инфек­циясенә шикләнгәндә 5 кагыйдә
1.     Өйдә утырыгыз. Хәле­гез начарланганда табиб чакыртыгыз, аңа үзеңнең соңгы 2 атнада булган урыннарыңны, элемтәләрне хәбәр итегез.
2.     Сәламәт кешеләр белән бәйләнешкә керүне мөмкин кадәр киметегез, аеруча да өлкән яшьтәгеләр һәм хроник чирләре булган кешеләр белән. Авыручыны 1 генә кеше караса яхшырак.
3.     Йөткергәндә һәм төч­кергәндә авызыгызны томалап, бер тапкыр кулланыла торган салфетканы файдаланыгыз. Алар булмаганда терсәк бөгелә торган урынга төчкерегез.
4.     Аерым шәхси гигиена әйберләреннән һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан ­файдаланыгыз.
5. Бинада дезинфекция­ләү әйберләре ярдәмендә дымлы җыештыруны һәм еш җилләтүне тәэмин итегез.

Мобиль җайлан­ма­ларны дезинфек­цияләү кагый­дәләре
Кәрәзле телефон иң төп бактерия һәм вирус чыганагының – төрледән-төрле инфекцияләрне китереп чыгаручыларның берсе булырга мөмкин.
Бу нигә шулай килеп чыга? Берничә төп сәбәбе бар:
–     кәрәзле телефон еш кына кулдан кулга күчә, шулай ук телефон хуҗасы да аны һәрвакытта да яңа гына юылган кул белән алмый;
–     кәрәзле телефон сөйләшкәндә биткә бик тә якын китерелә;
–     гаджет хуҗаларының күбесе җимерүдән куркып, аларны беркайчан да чистартмый;
–     күпләр кәрәзле телефонны үзләре белән бәдрәфкә алып керә – бу урын төрле йогышлы чыганакларга бик “бай”.
Шуңа күрә:
– Кулларның гигиенасын катгый үтәгез – җәмәгать урыннарыннан һәм бәдрәфкә кергәннән соң кулларны 20 секунд дәвамында һәрчакта җентекләп юарга, шуннан соң аларны бер тапкыр кулланыла торган кәгазь тастымал белән корытканчы сөртергә кирәк. Үзең белән антисептиклы салфетка яки сыек әйберләр (гельләр, спрейлар һәм башкалар) булу чиктән тыш зарур. Шулай булганда кулларны хәтта юу мөмкинлеге  булмаганда да чиста итеп тотарга мөмкин.
–     Телефонның, гаджет корпусының биткә тиеп торган урынын, антисептиклы әйберләр белән һәрдаим эшкәртегез. Әгәр тышлыгы бар икән – ул чакта эшкәрткәндә аны салгызырга һәм аерым эшкәртергә кирәк (аңардан башка гына  булса тагын да яхшырак).
–     Телефонны кешеләр күп җыелган урыннардан, җәмәгать транспортыннан соң һәрбер тапкыр эшкәртү зарур. Һәм эш көне тәмамлангач, кич белән һичшиксез ­чистартыгыз.     

Роспотребнадзор киңәшләре буенча язылды.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев