Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коррупция белән бәйле ике җинаять ачыкланган

Коррупция мәсьәләсен хәл итмичә, икътисадны үстерү, сәламәт көндәшлекне тәэмин итү һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудырып булмый.

Коррупциягә каршы тору буенча нинди эшләр алып барылуы турында Тәтеш районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчесе Айрат Әхмәдуллин (фотода) сөйләде.

— Районда коррупция белән бәйле җинаятьләр башкарыламы?

— Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2023 елда район территориясендә коррупция белән бәйле ике җинаять ачыкланган, алар хәзерге вакытта суд тарафыннан карала. Узган елның шушы ук чорында әлеге төрдәге бер җинаять ачыкланган.

— Мондый җинаятьләрне булдырмау максатыннан нинди эшләр алып барыла?

— Узган елда коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең дүрт утырышы уздырылды, аларда 12 мәсьәлә каралды, тиешле карарлар кабул ителде һәм кабул ителгән карарларны үтәү буенча җаваплы затлар билгеләнде, аларның үтәлеш вакыты күрсәтелде.
Комиссиянең барлык утырышлары район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы һәм башка вазифаи затлар катнашында уза.

Республика структураларыннан алынган методик һәм мәгълүмати материаллар үз вакытында җирле үзидарә органнарына, районның структур бүлекчәләренә җиткерелә һәм районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырыла. Тәтеш районының җирле үзидарә органнарына контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән актларга күзәтү алып барыла. 

Контроль-хисап палатасы тарафыннан сигез контроль чара үткәрелде, алар барышында 8 объект колачлап алынды, үткәрелгән эксперт-аналитик чараларның гомуми саны — 55. Тугыз аналитик белешмә әзерләнде. Ачыкланган финанс хокук бозулар күләме 2 122,51 мең сумны тәшкил итте.

Күрсәтелгән чаралардан тыш, районның барлык 20 авыл җирлегендә узган гражданнар җыеннарында, учреждениеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре җыеннарында, хезмәт коллективлары арасында район территориясендә коррупциягә каршы тору эшен оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Хисап чорында Тәтеш районы җирле үзидарә органнарына гражданнардан һәм юридик затлардан вазифаи затларның коррупцион гамәлләре турында мәгълүмат, шулай ук коррупцион хокук бозулар кылуга омтылу максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәрнамәләр кермәде.

— Узган ел хезмәт (вазифаи) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия нинди эш алып барды?

— Комиссия тарафыннан 9 утырыш үткәрелде, аларда 13 кешегә карата 15 мәсьәлә каралды. Башка түләүле эш турында да хәбәрнамәләр каралды. 2023 елда 7 хезмәткәрдән шундый 7 хәбәр килде. Биш кешегә карата коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларда үз вазифаларын биләү хокукын килештерү мәсьәләләре каралды. Муниципаль бюджет учреждениесе директорының вазифаи бурычларын үтәгәндә шәхси кызыксыну барлыкка килүе турында белдерүе каралды, ул мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерергә мөмкин.

— Җир кишәрлекләрен бирү буенча ведомствоара комиссия эше турында сөйләгезче.

— 2023 елда аренда хокукларында файдалануга 126 җир кишәрлеге тапшырылды, шуларның 9ы аукцион нәтиҗәләре буенча. Милеккә 85е тапшырылды. Күчмә муниципаль милекнең бер берәмлеге, төзелеп бетмәгән бер объект һәм бер торак булмаган бина сатылды. Милекне сату дәүләт һәм муниципаль милекне сату буенча электрон мәйданчыкта башкарылды. Нәтиҗәдә, 12 ай йомгаклары буенча Тәтеш районы бюджетына салым булмаган керемнәр рәвешендә 38 893,8 мең сум керде. Район бюджетына салым булмаган керемнәр буенча план күрсәткече үтәлде.

2023 елда норматив хокукый актлар проектларына барлыгы 382 бәяләмә әзерләнде. Проектларны өйрәнү барышында барлык актлар уңай нәтиҗәләр алды.

— Узган ел вазифаи затлар җаваплылыкка тартылдымы?

— Нормалар төзү өлкәсендә прокурор тәкъдимнәрен карау нәтиҗәләре буенча вазифаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылмады. Җирле үзидарә органнары тарафыннан прокурор реакциясе актларын карау вакытын бозулар юк, шуңа бәйле рәвештә, бу юнәлештә прокурор тарафыннан тикшерү чаралары үткәрелмәде.

— Районда коррупциягә каршы белем бирү һәм пропаганда ничек алып барыла?

— Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат Тәтеш районының рәсми сайтында «Түләүсез юридик ярдәм» бүлегендәге «Тематик бүлекләр» кушымтасында басылып чыкты.

Түләүсез юридик ярдәм Тәтеш, Малкин урамы, 39нчы йорт адресы буенча урнашкан район башкарма комитеты бинасында күрсәтелә. «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли, анда халыкны график буенча кабул итү алып барыла. Юридик мәсьәләләр буенча аңлату эше массакүләм мәгълүмат чаралары аша да алып барыла.

— Бюджет финанславы белән бәйле коррупция аеруча нинди өлкәләрдә күзәтелә?

— Бу муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру; муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен, шул исәптән, әлеге участокларны арендалау һәм сату мәсьәләләре буенча; төзелеш һәм капиталь ремонт, торак-коммуналь комплекс; сәламәтлек саклау өлкәләрендә.

— Быел коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең эш планнары нинди?

— Муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча барлык административ регламентларны гамәлдәге законнарга туры килү һәм коррупцияле факторлар булу-булмавына анализ ясау. Күрсәтелгән барлык муниципаль хезмәтләргә анализ ясау. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен Интернет челтәрендә урнаштыруга һәм тутыруга карата расланган бердәм таләпләр нигезендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыруны тәэмин итү. Квартал саен контроль тикшерүләрнең (тышкы һәм эчке) нәтиҗәлелеген мониторинглау. Мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау һәм аларны җайга салу буенча чаралар күрү һәм эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча белгечләрне укытуны дәвам итү.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев