Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошки-Новотимбаево авылында яңа уңыш “Чуклеме” чуваш бәйрәме булып узды

Уңышны җыю эшләре тәмамлангач билгеләп үтү традициясе тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташа.

(Тәтеш, 14 сентябрь, Тәтеш таңнары).  Тәтеш районында аны дүрт ел элек яңартырга булганнар, һәм “Чуклеме” бәйрәме бүгенге көндә инде хаклы рәвештә төбәкара бәйрәмгә әверелде.  Чуваш халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын карап хозурланыр өчен аңа Татарстан районнары гына түгел, Чувашия вәкилләре дә килә.

Бәйрәм кысаларында И. Я. Яковлевның мемориаль музеенда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Чувашиянең Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов арасында үзара хезмәттәшлек һәм социаль-икътисади хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

– Безнең районнар арасында уртак нәрсәләр күп: бу үсеш алучы туризм да, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге дә, яңа объектлар төзү эшләре дә. Бергәләп эшләр өчен идеяләребез бар, һәм килешүгә кул кую безгә аларны тормышка ашыру мөмкинлеген бирәчәк, – диде Рәмис Хатыйп улы.

Кошки-Новотимбаево авы­лының кояш нурларына кү­мелгән аланда милли йортлар урнаштырылган, халык иҗаты осталары үз эшләрен тәкъдим иттеләр, хуҗабикәләр бәйрәм кунакларын “Кер сари” эчемлеге белән юмарт итеп ­сыйладылар.

“Чуклеме” – чуваш халкы тормышында мөһим вакый­га­лар­ның берсе булып санала. Ул уңыш җыюны үз эченә ала һәм изге догалар кылу, сый-нигъмәтләр, җир гимны, хезмәт билгесе булып тора. Боларның барысы да те­атральләштерел­гән кереш бүлекнең нигезен ­чагылдырды, аннары тантаналы бүләкләү булды.
Раиса һәм Геннадий Топоркиннар “Чуклеме”га Тоншерма авылыннан килгәннәр.

– Мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Алар чуваш мәдәниятен сакларга ярдәм итәләр, балаларыбызга хал­кыбызның гореф-гадәтләре турында сөйлиләр, – дип уртаклаштылар алар.

Тантана иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.

– Кошки-Новотимбаевода узучы “Чуклеме”га беренче тапкыр килдем. Безне яхшы итеп каршыладылар, барысы да әйбәт оештырылган.  Халкыбызның өч җырын башкардык, аларны борынгы заманнарда чуваш авылларында кичләрен җырлаганнар, – диде Чувашиянең Шомыршы рай­оныннан килгән “Сурпан” ансамбле җырчысы Антонина ­Малова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев