Бидәңгеле Саимә әби Нәфигыйна 90 яшьлек туган көнен каршылады.
Сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны янына әлеге шатлыгын уртаклашырга җирлек башлыгы Рамил Хөсәенов, социаль хезмәткәр Алсу Гафурова да килделәр. Алар Саимә Фатыйх кызына котлау открыткасы укып, күңел түрләреннән чыккан изге теләкләрен ирештерделәр.
Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Саимә әби Нәфигыйна әлеге олы хөрмәткә ихлас күңелдән сөенде һәм кунаклар белән аралашканда ачлык-ялангачлыкта, михнәттә яшәгән вакытлары, илебезгә җиңү көнен якынайту өчен тырышып хезмәт куйган чаклары турындагы хатирәләрне искә алып, бүгенге җитеш, имин һәм тыныч тормышның кадерен белеп, игелек кылып яшәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Нет комментариев