Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

КОВИД-19 белән аяусыз көрәш

Коронавирус эпидемиясе вакытында ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлеге коллективы бөтен көчләрен куеп эшли.

Ничек кенә күңелсез яңгырамасын, без урамнарыбызда ашыгыч ярдәм машиналарын ешрак очратабыз – кемдер бәлагә юлыккан. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре чакыруга аларның диагнозларын да белмичә ашыгалар. Нәкъ менә алар беренче булып потенциаль куркынычлык – коронавирус инфекциясе белән авыручы кешеләр белән очраша һәм кеше гомерен сак­лап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Өлкән фельдшер Руслан Сәфәров мине бүлек бусагасыннан ук каршы алды. Ул бер бригада чакыруга чыгып китте, икенче бригада бер сәгатьтән соң Буа­дан кайтачак (көн саен линиягә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлегенең 2 бригадасы чыга) дип хәбәр итте.
Менә ишектә Светлана Мерзлова саклагыч киемдә (ШСЧ – шәхси сак­лану чарасы – бу киемне шулай дип атыйлар) пәйда булды. Матур күзләре бер дә арыган булып күренмәде, ә битлек-респиратор ачык йөзле хатын-кызның елмаюын яшермәде. Светлана әңгәмә корырга ризалык биреп кенә өлгерде,  телефон шалтырады. “Ашыгыч чакыру. Шаталов урамы...” Шуннан соң ул әлеге адрес буенча чыгып китте.  Ял итәргә өлгерәләрме дигән сорауга – җавабы күз ­алдында.
– Мондый режимда 2020 елның мартыннан бирле эшлибез. Йөкләнеш сизелерлек артты, күп тапкырга артты, – Руслан Валерьевич белән аралашуны дәвам итәбез. – Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның  сәламәтлеге кискен начарайса, температурасы югары булса, сатурациясе түбән булган очракларда аларның өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Шулай ук көн саен без пациентларны үпкәләренә диагностика үткәрү өчен Буага компьютер томографиясенә алып барабыз. Гадәти чакырулар да: йөрәк-кан тамырлары авырулары, ОРВИ, баш миенең кан әйләнеше бозылу һәм башка авырулар да беркая да китмәде. Ел ярым пандемия шартларында яшәве авыр булды. Әмма без хезмәттәшләребез белән мондый ритмга күнектек инде – безнең эшчеләрнең – фельдшерларның, машина йөртүчеләрнең, санитаркаларның барлык гамәлләре автомат рәвешкә кадәр җит­керелгән. Бер команда булып эшлибез. Беркем дә кыенлыклардан курыкмый, беркем дә эштән китмәде. Коллективта үзара ярдәмләшеп эшләү мохите хөкем сөрә. Монда очраклы кешеләр юк, зур эш стажы булган һәм үз һөнәрләренә тугры профессионаллар – бик ярдәмчел, хезмәт сөючән, ышанычлы, бер-берсенә ярдәм итәләр.
Без тәтешлеләргә аң­ла­ганнары өчен рәх­мәтле, кайчагында аларга ашыгыч ярдәм килүен көтәргә туры килә. Тоткарлана икән, димәк, ул кемнеңдер гомерен сак­лап кала. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, табиблар, хастаханәнең барлык персоналы кешеләрнең го­мер­ләрен саклап калу өчен бөтен көчләрен куеп көн саен, сәгать саен көрәшәләр.
Кыз­­ганычка каршы, яңа коро­навирус инфекциясе безнең тормышка нык үтеп керде. Бу бик авыр чир. Һәм аның нәтиҗәләре авыручыларны әле озак эзәрлекли. Ничек кенә булмасын, коронавирус һәркемгә кагылачак. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе­нең таралуына каршы торуның бердәнбер ысулы – ул коронавируска каршы  ­вакцина белән прививка ясау. Һәркемнең үз мөмкинлеге бар, һәм аннан файдаланып калырга кирәк. Шуңа күрә бөтен кешегә коронавирустан прививка ясатырга киңәш итәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев