Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Крестьян хезмәтенә баш иябез

Тәтештә авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренә багышланган “Русиядә икмәкне һәрчак хөрмәтлиләр” дип исемләнгән чара булды.

(Тәтеш, 13 декабрь, "Тәтеш таңнары, Галина Таҗетдинова (автор фотолары)). Быелгы авыл хуҗалыгы елы уңышы – ашлык амбарларына салынды. Горурлана алырлык уңышларга ирешелде: тәтешлеләрнең ашлыкны тулаем җыеп алуы, бөртеккә кукуруз исәбе белән, 162,5 мең тонна тәшкил итә, шикәр чөгендере – өч йөз мең тоннадан артык, сөт һәм ит җитештерү артты.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү авыл эшчәннәре: механизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалы­гы предприя­ти­е­­ләренең җи­тәкчелек сос­тавын берләштерә. Аңа агросәнәгать комплексы ветераннары да, күп сандагы кунаклар да чакырылган иде.

Тантаналы чараны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ачып җибәрде. Ул чакырылучыларны районның социаль-икътисади хәле белән кыскача таныштырды, авыл хуҗалыгы районның әйдәп баручы тармагы булып торуын һәм аның икътисади үсештә алга этәрүче көч икәнлеген билгеләп үтте. Аның торышы механизаторларның, терлекчеләрнең, фермерларның һәм тармактагы башка эшчәннәрнең көндәлек киеренке хезмәтеннән районның социаль җитешлеге дә турыдан-туры бәйле. “Тәтеш районы шикәр чөгендере, үсемлекчелек уңдырышлылыгы буенча рес­публикада алдынгы. Мондый нәтиҗәләргә Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы, хуҗалыкларның дәүләт программаларында катнашуы, районыбыздагы аграрийларның фидакарь хезмәте ярдәмендә ирешергә мөмкин булды. Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә нигез салган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм”, – диде район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов үзенең тәбрикләмәсендә. 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Тәтеш аграрийларына җиңел булмаган хезмәтләре өчен җылы эчтәлектәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның районыбыз кырлары эшчәннәренә язылган рәхмәтен белдергән хатны укыды, анда районның авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренең хезмәтенә югары бәя бирелгән иде һәм сәламәтлек, җитешлек теләкләре яңгырады. 
“Тәтеш районы соңгы 5 ел эчендә бик нык яңарды, сез  шикәр чөгендере үстерүдә рекорд куя­сыз. Без биредә ашлык, үсемлекчелек белән ничек җитди шөгыльләнүләрен күрәбез – иген җитештерү буенча сез республика алдынгыларының беренче бишлегендә. Машина-трактор паркының көч-куәтен арттыру өстендә уңышлы эшлисез”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Тәлгать Галимҗан улы.

Аның сүзләренә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү инс­титутының баш фәнни хезмәткәре Николай Якушкин кушылды. “Тәтеш районы республикада хезмәт нәтиҗәлелеге буенча шулай ук алдынгылыкта. Республиканың агросәнәгать комплексында иң югары җитештерү күрсәткечләренең берсе – “Колос” агрофирмасында, иң югары тотрыклылык – “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә”, – дип ­ассызыклады ул. 
Кичә барышында аграрийлар хөрмәтенә сәламләү чыгышлары берничә тапкыр яңгырады, аларда районыбызда җирне яратып, аңарда оста эшли белүче, уңган-булган һәм талантлы кешеләр яшәве, эшләве ассызыкланды. 

Районның агросәнәгать тармагында намуслы хезмәт куйганнары өчен  эшчәннәргә лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Районның мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре бәйрәм кунаклары өчен зур, матур бәйрәм программасы әзерләгән иде. Иркен залда игенчеләр, терлекчеләр хезмәтенә, туган җиргә дан белдергән җырлар яңгырады. Үзләренең язмышларын авыл хезмәте белән бәйләгән һәм тармакны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә баш иябез, рәхмәт белдерәбез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X