Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кызыл-яшел әләм астында

Тәтештә Чик сакчылары көненә багышланган “Мин Россиягә хезмәт итәм!” дип исемләнгән митинг булды, анда Ватан чикләреннән еракта хәрби бурычын үтәгән йөздән күбрәк кеше катнашты.

Берничә ел дәвамында, 28 майда, Дан мемориалы янындагы үзәк мәйданда чик сакчылары хезмәте ветераннары, төрле елларда илебез чикләрен саклаучылар очраша. Әмма быел чара аерым үзенчәлекне чагылдырды: әлеге төр гаскәрләр бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтте.

Җилдә җилфердәгән кызыл-яшел әләмнәр, шат елмаюлы йөзләр, нинди яшьтә булуга карамастан, очкыннардай балкып торган күзләр, үткәндәге армия вакытларын тасвирлаган йөз-кыяфәт... Бераз читтәрәк тантана сәбәпчеләренең якыннары басып тора, арада Алабирдедән килгән бертуган Рүзәл, Нурсил һәм Дамир Нигъмәтуллиннар да бар. Тантанага алар әтиләре Илфир белән килгән. “Митингта һәр елны булабыз. Үзем дә күптән түгел генә хезмәт итеп кайттым, шуңа күрә армиянең нәрсә икәнлеген аңлыйм. Әти белән дә әлеге темага еш сөйләшәбез”, – дип уртаклашты Рүзәл.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек һәм илебезнең тыныч булуын теләде, шулай ук чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Чик сакчылары – рухи яктан нык кешеләр. Соңгы унбер елда әлеге гас­кәрләрдә бары тик контракт нигезендә генә хезмәт итәләр. Бүген без Ватан чигендә башларын салучыларны искә алырга тиеш”, – диде Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин. Чик сакчылары яшел фуражкаларын салып, һәлак булучыларны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннары обелискка гирлянда һәм чәчәкләр куйдылар. “Илебез чикләрен сак­лаган кешеләрне без һәрвакытта хөрмәт итәбез”, – дип билгеләп үтте районның ветераннар советы рәисе Геннадий Митрофанов.

Сиксән дүрт чик сагы ветераны тантаналы төстә “Россия ФСБ Чик хезмәтенә 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде, Наил Шәмсетдинов – үлгәннән соң. Районда ил чигендә хезмәт иткән 190 кеше яши, аларның һәркайсы истәлекле бүләк белән билгеләп үтеләчәк.

“Митингка, узган елгы белән чагыштырганда, шактый күп кеше килүе сөендерә. Әйе, җиде ел эчендә без кимедек, ләкин сафларыбыз ныгыды”, – Чик сакчылары көненә багыш­ланган митингның алыштыргысыз оештыручысы, Тәтеш ДОСААФ автомәктәбе начальнигы, районның чик сакчылары гаскәрләре советы рәисе Зиннур Габдуллинның әлеге сүзләренә каршы өч тапкыр “Ура!” авазы яңгырады. 
Җыелучыларны рәсми өлештән соң матур концерт программасы көтте. Алар хозурына Ольга Кабанова, Светлана Новикова һәм чараның аерым кунагы – ТРның халык артисты Рөстәм Закиров – матур җырлар башкарды.

“Мин 1985-1987 елларда Ерак Көнчыгыштагы Кызыл Байрак чик буе округында, Хабаровск чик буе отрядында взвод командиры урынбасары булып хезмәт иттем. Чик сакчылары көнендә оештырылган барлык очрашуларда катнашам. Бу матур гадәт хезмәттәшләр белән очрашу мөмкинлеге генә түгел, шулай ук яшьләрне ватанпәрвәрлек хисендә тәрбияләүнең бер ысулы да”, – диде Олы Тормыдан Рашат Сафьянов.

Шәһәр урамнары буйлап тезелгән автойөреш тантаналы чараның йомгаклау күренеше булды. Язгы җилдә җилфердәүче кызыл-­яшел әләмнәр һәм машиналарның кычкырт­кан тавышлары гаять зур илебез чикләрендә барлыкка килгән солдатларча изге туганлыкның иң матур мизгелләрен чагылдырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев