Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Күзләрне саклагыз”

Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-офтальмологы Галина Горланова медицинага утыз биш ел хезмәт итә.

(Тәтеш, 16 июнь, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы)). Поликлиника коридорларында бушлык – эш көне тәмамланган. Офтальмолог бүлмәсен шакыйбыз һәм гадәтләнгән тавышны ишетәбез: “Керегез”. Табиб Галина Горланова документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль иде, шулай да, эшен кичектереп, безнең белән бик теләп аралашты.

– Галина Николаевна, булачак һөнәрегез турында сез хыялланган идегезме?

– Әйе, әниемнең күз күрүе белән проблемалары булды һәм әле дә бар, мин балачактан аны дәваларга хыялландым. Бары тик аны гына түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ һәрбер кешенең һәркайсы сәламәт булсын өчен булышырга тели идем. Укуны тәмамлап, Буадагы медицина училищесына кердем, 1984 елдан Тәтеш үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли башладым. Әмма табиб-офтальмолог булу хыялы белән хушлашмадым – өч елдан соң “дәвалау хезмәте” белгечлеге буенча Казан мединститутына укырга кердем. Алты ел уку һәм бер ел интернатурада үз вакытында дөрес юнәлеш сайлаганлыгыма инандым – өйрәнелә торган зур күләмдәге  материалны бик теләп үзләштердем. Табиб дипломы алып, янә туган ягым Тәтешкә кайттым. 

– Әлеге өлкәдә белгеч булырга уйлаган кешегә нинди дә булса аерым сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәкме?

– Махсус белемнән тыш, игелекле, киң күңелле һәм аңлый белүчән була белергә кирәк. Теләсә кайсы медицина хезмәткәре кебек, офтальмологларга да ялларда, бәйрәмнәрдә эшләргә туры килә, еш кына төннәрен дә чирлеләр янына чакырган вакытлар була.

Кешеләр болгарка белән эшләгәндә җәрәхәтләр ала, чит җисемнәр күз пәрдәсенә эләгә, йөрәк-кан тамырлары чирләре нәтиҗәсендә күз күрүе кискен начарлана. Күзләр – бик сизгер орган, шуңа күрә вакытында дәваламаган теләсә кайсы чир тулысынча яки өлешчә күз күрү начарлануга китерергә сәләтле.

– Нинди билгеләр килеп чыкканда һичшиксез табиб-офтальмологка барырга кирәк?

– Күзләрдә теләсә нинди авыртулы тойгылар – чәнчү, корылык, пешерү, ялкынсыну; күз аклары яки кабаклары кызару, аларда шешенү күзәтелгәндә; каты төерләр, кабак­ларда шеш, күзләр зарарлану тойгылары, күзләр яшьләнгәндә, яктылыктан курку хисләре булганда, сурәтләрнең ачык күренмәве – әлеге билгеләр белгечкә ашыгырга кирәк дигәнне белдерә.

Профилактик тикшерүләрне әһәмиятсез калдырырга ярамый – чирне үсешнең башлангыч этабында дәвалау күпкә җиңелрәк. Кырык яшьтән узган кешеләргә, шикәр диабеты белән авыручыларга, гипертониядән интегүчеләргә  офтальмологка ел саен күренү зарур, глаукома үсешенә юл куймау мөһим.

Соңгы елларда ерактан начар күрүче кешеләр саны шактый артты. Компьютер, планшет һәм смартфонны файдаланып уку күзне дөрес йомып алырга комачаулый, бу күзләргә авырлыкны арттыра. Һәрдаим компьютер артында эшләгән кешеләр өчен экран алдында үткәрелгән гомуми вакытны кыскартырга, яки һәрбер ярты сәгать саен 15 минутлык тәнәфес ясарга кирәк. Караҗиләк препаратлары кабул итү, әлеге җиләкнең согын эчү файдалы.

– Файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт. Ял һәм шөгыль өчен вакыт табасызмы?

– Укырга яратам, аеруча да романнар. Яхинаның “Минем балаларым” китабын укып бетерәм. Бәйлим. Яшелчә бакчасында эшләү һәркемгә ошыйдыр дип уйлыйм.

– Барыннан да бигрәк нәрсәне яратасыз?

– Кешеләрне дәваларга, үз эшеңнең нә­тиҗәсен күрергә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев