Ленар Гарипов: “Тәтеш районы терлекчелектә дә эшне оста итеп алып бара”
Тәтеш районында “Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы – терлекләрнең югары продуктлылык нигезе” дигән зона семинары-киңәшмә булып узды.
(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”). Чарада Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, республикабыз районнарыннан делегацияләр – районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчеләр, зоотехниклар катнашты.
Рәмис Сафиуллов семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
– Мондый мәртәбәле чараның бездә уздырылуына шатбыз, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Терлекчелекне алга җибәрү белән актив шөгыльләнәбез. Бездә үсемлекчелек буенча югары күрсәткечләр тотрыклы – районда продукцияләр җитештерү соңгы 5 елда 4,5 тапкырга күбәйде, сату да артты. Резервлар һәм перспективалар бар, үзебездә сөт комбинаты ачарга планлаштырабыз, терлекчелектә заманча технологияләр кертәбез, нәтиҗәлелеккә омтылабыз.
Ленар Гарипов быелның 1нче кварталы өчен терлекчелек тармагында республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт нәтиҗәләрен анализлап чыгыш ясады. Агымдагы елның 1 апрель торышына республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2020 ел дәрәҗәсенә 103 процент тәшкил итә, сыерларның продуктлылыгы 5 процентка артты, дип хәбәр итте ул.
– Без мөгезле эре терлекләрнең баш санын тотрыкландыруны 2021 ел ахырына кадәр тәэмин итәргә тиеш. Үз районнарыгызда бу мәсьәләне тулысынча эшләп башкаруыгызны үтенәм, – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга. – Республиканың биредә катнашкан сигез районыннан бары тик икесе – Тәтеш һәм Буа гына мөгезле эре терлекләрнең баш саны буенча 2020 ел дәрәҗәсенә һәм агымдагы ел башына уңай динамикага ия, – дип билгеләп үтте Ленар Наил улы. Министр урынбасары сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелек факторына тулырак итеп тукталды, сыйфатлы азыкның – терлекчелек продукцияләрен рентабельле җитештерү нигезе булуына басым ясады.
Семинарның гамәли өлеше районыбызның һәм республиканың алдынгы хуҗалыгы – “Колос” агрофирмасының сөт комплексы базасында узды. Хуҗалык азык әзерләүгә инде әзер, заманча техникалар әзерлек сызыгына куелган. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар силос-сенаж траншеясын, терлекчелек биналарын карадылар, терлекчелек эшләрен оештыру, мөгезле эре терлекләрне асрау һәм ашату технологиясе белән таныштылар, савым залында һәм бозаулату бүлегендә булдылар. Тәтеш районы ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов бозауларда инфекцияле чирләрне профилактикалау, вакцинаны профилактикалау чаралары, 3 айга кадәрге бозауларны баланслы асрау турында сөйләде. Семинарда катнашучылар чара барышында фотосурәтләргә төшерделәр, “Колос” тәҗрибәсе алар өчен үрнәк мисал булып торуын билгеләп үтеп, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Республиканың аграр тармак министры урынбасары чарага тәкъдим ителгән мәйданчык өчен тәтешлеләргә рәхмәт белдереп, болай диде:
– Тәтеш районы терлекчелектәге эшләрне оста итеп алып бара: бәйләп асрау бәйләмичәгә алыштырыла, терлекләрне асрау технологияләрен тиешенчә итеп алыштыралар, савым көтүлеген планлы яңарту бара, ашатуда төгәл рацион билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә зур уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев