Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп укучылары карамагында почмак һәм биеклек үлчәгеч

Урюм урта мәктәбендә урманчылык оештырылганга ярты гасыр 1973 елның октябре мәктәп урманчылыгы булдыруның рәсми датасы дип санала.

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, Галина Прыткова фотосы).

Килдеш урманчылы­гының урманчы урынбасары Михаил Савин белән урманчы Николай Романов илле ел элек агач утыртуда ярдәм итүне үтенеп мәктәп директоры Владимир Верияловка мөрәҗәгать иткән булганнар. Ул шул чакта мәк­тәп урманчылыгы оештыруны тәкъдим иткән дә инде. 1987 елдан аңа химия һәм биология укытучысы Валерий Большаков җитәкчелек итә. 

– Район урманчылары белән безнең дуслык Тәтеш урманчылыгына Ирфан Измайлович Хали­товны урманчы итеп билгеләп куйгач ныгыды. Югары класслы белгеч Низаметдин Госманович Гәрәев пенсиядә булуына да карамастан, теоретик һәм тәҗрибә планында әлегә кадәр зур ярдәм күрсәтә. Тәтеш урманчылыгы җитәкчесенең хәзерге урынбасары Юрий Михайлович Малькин белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Ул безгә, шәхси вакыты белән хисаплашып тормыйча, теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итүдә булыша, – дип сөйли Валерий Иванович. 
Мәктәп укучылары аның җи­тәк­челегендә чиш­мәләр­не төзеклән­дерәләр, авыл террито­рия­­сендәге чүп үләннә­рен юк итәләр, сыерчык оялары ясап эләләр, кырмыскаларны таратып урнаштыралар, сирәк була торган үсемлекләр үскән урыннарга кисәтү игъланнары куялар, мәктәп яны кишәрлегендә тикшеренү эшләре алып баралар, бәрәңге сортына сынау үткәрәләр: яшь урманчылар башкарган эшләрнең бу әле тулы исемлеге түгел.  

Мәктәп укучылары һәр елны чаралар планы әзерлиләр. Ба­лаларның махсус картасы бар, аның буенча яшелләндерү алып барыла, буш урыннарга үсен­теләр утыртыла. Укучылар карамагында Колесов кылычы, почмак һәм биеклек үлчәгечләр кебек шундый эш кораллары бар. 
Аңлашылмый торган атамалар – урманчыларның һөнәри җайланмалары, һәм балалар аңардан оста файдаланалар.
Мәктәп урманчылыгы вәкил­лә­ренең эмблемасы һәм гербы, шулай ук “Урманга дустың белән кер” дигән шигаре бар. Алар даи­ми рәвештә стена газетасы чыгаралар.  

Валерий Иванович үзе­нең шәкертләренең күп сандагы грамоталарын һәм рәхмәт хатларын, фото­сурәтләрен һәм газетадан кисеп алынган өзекләрне кадерләп саклый. 

– Безнең архивта иң кадерлесе – 1987 елдагы ТАССР Урман хуҗалыгы  министрлыгыннан бирел­гән Мактау грамотасыдыр, мөгаен. Ул чакта мин бүләккә стена сәгате алган идем. Шушы ук елны безнең мәктәп урманчылыгында катнашучы Юрий Малькин табигатьне белүчеләр республика конкурсында беренче урынны яулады. 2010 елда безнең команда мәктәп урманчылыкларының рес­­пуб­лика слетында өченче булды. Виктория Малькина өч елдан соң Татарстан җыелмасы сос­тавында мәктәп урман­­чылыкларының Бөтен­россия съездында берен­че урынны алды, ул Крас­­ноярскида узды. Шундый ук слетта, әмма инде 2015 елда Анапада, Денис Малькин республика җыелмасы составында икенче урынны яулады, – ди Валерий Иванович, мәктәп  урманчылыгының казанышларын исәпләп.    

Укучылар да, педагог­лар да, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен: буш урыннарда яшелләнеп утырган үсентеләрне, туган авылларындагы чиста урамнарны һәм алар тарафыннан утыртылган үсен­­теләрнең беренче шы­тым­­нарын күргәч ихлас­тан сөенүләрен билгеләп үтәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев