Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Матур” ярдәм итә

Казаннан килгән студентлар отряды шәһәр һәм авылларда яшәүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтте.

Игелек маршрутының беренче тукталу урыны Олы Шәмәк булды, анда без алар белән очраштык та инде. 

Авылга килеп җиткәч, ерактан ук без йортларның берсе янында кар сибелүен күрдек – биредә зәңгәр төсле махсус жилетлар кигән студентлар кар көри булып чыкты.

Якынрак килеп, исәнләшкәч, без аларның ялгыз яшәүче хатын-кыз йорты янында кар чистартуларын белдек.

– Без барлыгы 15 кеше килдек, биш кешедән торган өч төркемгә бүлендек, һәрберсенең үз адресы бар. Безнең бишебезгә Галина Алексеевнага ярдәм кирәклеген әйттеләр, һәм без булышырга һәрвакыт әзер, – дип сөйли “Матур” социаль студентлар отряды җитәкчесе Айсылу Байгускарова. – Ел саен без республикабызның кайбер районнарына өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен барабыз – бу еш кына йорт ишегалды һәм йорт яны территориясен кардан чистарту, шулай ук торакка чисталык һәм тәртип урнаштыру. Балалар өчен без мастер-класслар үткәрәбез, барлык теләүчеләр өчен концерт программалары куябыз. Бүгенге программа, гадәттәгечә, бай. Иртәнге якта һава торышы яхшы, салкын түгел, кар явып тормый, шуңа күрә эшләве дә рәхәт, арыганлык та юк. Аннары безне җирле мәктәптә көтәләр, анда башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән иҗади мастер-класслар үткәрәчәкбез, төрле әйберләр эшләячәкбез, югары сыйныф укучыларына акыл уеннары, викториналар тәкъдим итәчәкбез, шулай ук алар белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барачакбыз, алар нинди эшчәнлек белән шөгыльләнергә һәм теге яки бу һөнәрне кайда алырга мөмкин икәнлеген  дә беләчәкләр. Көн ахырында  барлык авыл халкы өчен концерт номерлары белән чыгыш ясаячакбыз.

Безнең сөйләшүгә ирекле отрядның башка төркеме дә кушылды.

– Республика буенча сәяхәт иткәндә, һәр кеше игелекле эш эшли алуын исбатлыйбыз, бары тик теләк кенә кирәк, ә моның өчен фикердәшләрне һәрвакыт табарга мөмкин. Без Татарстанга илебезнең төрле почмакларыннан килдек, безне уку гына түгел, ә уртак игелекле һәм кирәкле эш тә берләштерде, – дип ышандыра студентлар. – Без яшьләрнең бездән үрнәк алуларын телибез, бу волонтерлык үсешенә ярдәм итәчәк, ә өлкән буын безнең белән горурланыр иде. Безнең барыбызның да олы яшьтәге туганнары бар һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү безгә авыр түгел, уртак тел табабыз. Бигрәк тә без алардан бик күп кызыклы мәгълүмат алабыз. Мәсәлән, тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы вакытында татарстанлыларның шәһәрләрдә һәм авылларда ничек яшәгәннәрен һәм фронтка ничек ярдәм иткәннәрен сөйли.

Студентлар Галина Леонтьева йортына таба сукмакны киңәйткәндә, ул ишегалдына чыкты һәм шулай ук, эшсез тормас өчен, көрәк алды.

Ләкин авыл кешесенә көрәк белән эшләү бик авыр бирелә, чөнки ул таяклар ярдәмендә генә хәрәкәт итә.

– Мин инсульт кичердем, сәламәтлегем начарланды, тик шулай да быел  миңа 82 яшь тула, – дип уртаклашты әбекәй. – Гомерем буе авылда яшәдем һәм эшләдем, ирем белән өч бала үстердек, әмма ирем күптән юк инде. Балалар Тәтештә яшиләр, киләләр, әлбәттә, ярдәм итәләр, азык-төлек алып киләләр. Ә бүген бик нык гаҗәпләндем. Тәрәзә янында утырам шулай, кан басымын үлчәдем, карыйм, яшьләр килә, баксаң, миңа киләләр икән. Әлбәттә, ярдәм миңа комачауламаячак, чөнки таяк белән йөрер өчен киң сукмак кирәк. Алар бик тиз һәм күтәренке рухта эшлиләр, яшь чакта мин дә шундый идем. Мондый игелекле эшкә тотынганнарына һәм безнең хакта кайгыртканнарына рәхмәт, – дип уртаклашты авыл кешесе.

“Матур” социаль студентлар отряды Олы Шәмәк һәм Килдеш авылларында, шәһәрнең 1нче мәктәбендә, кадет мәктәп-интернатында һәм татар урта мәктәбендә булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев