Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Милли мәдәниятләрнең салават күпере” балкыды

Тәтеш районында Татарстанда игълан ителгән Милли мәдә­ниятләр һәм гореф-гадәт­ләр елы башланып китте.

(Тәтеш, 27 январь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова, Алена Пантюхина фотосы). 

Тәтештәге район мәдә­ният йортында булган “Мил­ли мәдәниятләр са­ла­­­ват күпере” дип исем­ләнгән чара чын бәйрәмгә әверелде. 
Концертка килүчеләрне фойеда дүрт милли-мәдәни үзәк вәкилләре каршы алды, алар үзләренең гамәли-бизәлеш иҗаты күргәзмәләрен, милли ризык­ларын, интерактив мастер-класслар тәкъдим иттеләр. 

Районда Милли мәдә­ниятләр һәм гореф-гадәт­ләр елын ачык дип игълан иткән район башлыгы Рәмис Сафиуллов ­болай диде:
– Бүгенге көндә Татарстан Россия төбәкләре арасында бәхәссез лидер булып тора. ­Тырыш хезмәт, милләтара һәм конфессияара ­татулык республикабызның җәмә­гать алгарышының ни­гезенә әверелде. Күп гасырлык гореф-гадәтләргә бердәмлекне һәм туг­рылыкны саклап калу, һәрбер халыкның мә­дәниятен һәм телен сак­лау хә­зерге вакытта аеруча мөһим. Безнең районда моның өчен барлык шартлар да булдырылды. Тәтеш җирендә яшәгән халыклар татулыкта һәм иминлектә гомер кичерә, һәм һәрвакытта шулай ­булсын иде. 
Сәхнәдә җирле үзеш­чәннәр, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз иҗат­лары белән сокландырдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев