Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Мәктәпкә кадәр – автобуста

Тәтеш районында укулар башлангач рейсларга 17 мәктәп автобусы чыкты.

(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, Иван Краснов фотосы). 

Исегезгә төшерик, яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте Тәтеш районына яңа өч мәктәп автобусы бүлеп бирде. Урюм урта мәктәбендә Чинчурино, Зеленовка, Кушкуй, Алекина Поляна, Удельное Нечасово, Федоровка, Колунецтан 29 бала укый. “Безнең уку йортына балаларны ике автобус китерә. Мин кайчакларда хәтта шаяртып, Нармонкадагы мәктәп укучыларына башкаларга караганда да күбрәк йөрергә туры килә дип шаяртам, чөнки автобус башка авыллардагы балаларны  тукталыштан алып китә һәм мәктәпкә кадәр китереп куя. Ата-аналар аларның имин булуына ышанычлы була алалар. Һәрбер рейс өчен җаваплы укытучы беркетелгән, махсус журнал алып барыла, анда балаларны утырганда һәм төшеп калганда билгелиләр. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында укучыларның кайберләре мәктәпкә бармый икән, көтеп тормас өчен ата-аналар бу хакта алдан ук хәбәр итәләр, чөнки маршрут минутлап исәпләнгән. Безнең өстәмә рейс бар, аны “төшке” дип йөртәбез, ул мәктәпнең башлангыч звено укучыларын өйләренә кадәр илтеп куя”, – дип сөйли уку йорты директоры Николай Торгайкин.

Урюм урта мәктәбендә 50 кеше укый, 35е – күрше авыллардан. “Балаларны транспорт белән йөртү аерым бер тәртип буен­ча, өлкәннәр озатып йөрүен­дә тормышка ашырыла. Утыртып бару шартлары – уңайлы. Автобус салонында һәрвакытта чис­та, шофер ягымлы һәм итәгатьле”, – ди мәктәп директоры Иван Краснов. 

Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, автобуслар бүгенге көндә Тәтеш районының 12 мәктәбенә кадәр 453 укучыны илтеп җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев