Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөмкинлекләр бар

Тәтештә пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.

(Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары»,  Елена ВИКТОРОВА). Халык белән очрашканнан соң ТР буенча Росс­ия пенсия фонды Бүлеге управляющие урынбасары Елена Горюнова район гәҗите корреспонденты белән аралашты һәм кайбер сорауларга җаваплар бирде.

– Елена Львовна, әйтегез әле зинһар, сезнең килүнең максаты нәрсәдә?

– Кешеләр белән ел саен очрашулар үткәрелә, төп бурыч – пенсия фонды һәм пенсия тәэминаты белән үзара бәйләнештәге мәсьәләләр буенча райондагы гражданнарны, иминиятләштерүчеләрне һәм эш бирүчеләрне кабул итү. 

– Гражданнар, барыннан да ешрак, нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше пенсиягә чыгарга җыенучылар һәм пенсия яшендәгеләрдән керә. Сорау­лар түләүләр күләмен, эш стажын, пенсия индексацияләрен раслауга кагыла.

– Пенсия белән тәэмин итү өлешендә нинди яңалыклар турында сөйли аласыз?

– Беренчедән, хәзер әти-әнисенең икесе дә билгесез булган балаларга социаль пенсия түләнәчәк. Мондый балалар ятим балалар белән чагыштырганда баштан ук тигез булмаган матди дәрәҗәдә куелганлыктан, алар туендыручысын югалту сәбәп­ле пенсия алуга хокуклы түгелләр иде. Икенчедән, исегезгә төшерәм, эшләүче пенсионерлар 2016 елдан иминият пенсиясен үткәрелгән индексация исәбеннән башка гына ала. 2018 елдан пенсиянең тулы күләме ничек түләнәчәген аңлатам: берәр кеше мартта эшеннән китә икән, РПФга апрельдә эш бирүчедән пенсионерның әле эшләүчеләр исәбендә булуын  күрсәтүче отчет керә. РПФ белгечләре майда апрель өчен пенсионерның инде эшләмәүчеләр исәбендә булуын белдергән исәп-хисабын ала. Июньдә индексацияне яңарту турында карар кабул ителә, июльдә инде пенсионер пенсиясен, шулай ук алдагы айлар – апрель, май, июнь өчен элекке һәм яңа күләмдәге пенсия арасындагы акчалата аерманы тулы күләмдә ала. Ягъни пенсионер эштән киткәч өч айдан соң пенсиясен тулы күләмдә ала башлый, һәм әлеге өч ай өчен аңа компенсация ясала. 

– Россия пенсия фондының ана капиталы программасын гаилә өчен гадирәк һәм уңайлырак итүдә яңа мөмкинлекләрне тормышка ашыруы билгеле. Бу хакта сез нәрсәләр әйтә аласыз?

– Хәзер пенсия фондына гаилә капиталына сертификат бирү һәм  акчаны файдалану турында электрон гариза гына түгел, шулай ук электрон төрдә документның үзен дә алып була. Аны рәсмиләштерер өчен пенсия фонды сайтындагы “Шәхси кабинет” яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тиешле гариза бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат очрагындагы кебек, гариза бирүчегә пенсия фонды территориаль органына мөрәҗәгать итү мәслихәт. Моны – документларны шәхси саклауны тәкъдим итүне – нибары бер тапкыр гына эшләү зарур, мәсәлән, бала туу турындагы таныклыкка кагылышлыны. Сертификатның үзе өчен кабат мөрәҗәгать итү таләп ителми: ана капиталы бирү турында уңай карар кабул ителгәннән соң, электрон сертификат гариза бирүченең “Шәхси кабинеты”на автомат рәвештә юллана. Аның белән бергә кабинетка шулай ук сертификат турындагы кирәкле барлык мәгълүматлар җибәреләчәк. Әлеге мәгълүматларны экраннан карарга яки бастырып алырга мөмкин. Ана капиталын шулай ук соңгы вакытларда яңадан кредит алу, шул исәптән ипотека займнары, мондый бәйлелек килеп чыгу кирәклегеннән тыш, ягъни икенче һәм шуннан соңгы бала тугач, яисә аннары да файдаланырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев