Модульле кибет тиздән үз ишекләрен ачачак
Бессоново авылында кыска вакыт эчендә заманча сәүдә павильоны барлыкка килде. шатлык.
(Тәтеш, 20 сентябрь, Тәтеш таңнары). Бессоново авылында кыска вакыт эчендә заманча сәүдә павильоны барлыкка килде. Моңа “Авыл кибете” республика максатчан программасы буенча, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү блок-модульле пункты ярдәмендә ирешелде, ул авылларны стационар сәүдә объектлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
– Шәхси кибет өч ел элек ябылды. Автолавка атнага ике тапкыр килә, без моның өчен рәхмәтле, әмма бу гына җитми бит. Кайчагында сатып алырга да өлгермибез, – ди Мария Осипова. – Менә, мәсәлән, кышлыкка әйберләр тозлаган вакытта да йә тоз, йә аш серкәсе бетеп китә – кая йөгерергә. Кибеттә барысы да – азык-төлек, хуҗалык товарлары да булыр дип өметләнәбез.
– Сатып алу өчен Тәтешкә яки күрше авылларга бару мөмкинлеге юк. Өлкәннәргә азык-төлекне, нигездә, балалары яки оныклары алып кайталар, – ди Бессоново ФАПы мөдире Фирдәвес Хәмитова. – Әлбәттә, авыл халкына уңайлы шартлар тудырылуына барыбыз да шат. Медицина хезмәткәре буларак, бүген яңа модульле бинада эшләвемә, тиздән янәшәдә кибет ачылачагына сөенеп бетә алмыйм. Бу бит авыл халкы өчен зур шатлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев