Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Могҗизаларга ышанырга кирәк: алар чынга аша

Урюм авылындагы “Карлыгач” балаларны сәламәтләндерү- белем бирү лагеренда Яңа ел бәйрәме булып узды.

(Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Елизавета Ласточкина исе­мендәге Казан интернат-мәк­тәбе филиалында тәрбия­лә­нүчеләр янына Кыш бабай белән аның оныгы Кар кызы килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, “Карлыгач” лагере җитәкчесе Дмитрий Пирогов, Урюм авылы җирлеге башлыгы Алексей Абмаев балаларны якынлашып килүче яңа, 2022 ел белән котладылар. Балалар өчен музыка, җырлар һәм, әлбәттә инде, бүләкләр белән онытылмаслык күңелле бәйрәм оештырылды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән Наталья Николаева “Карлыгач” коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды һәм балаларга укуларында уңышлар, куелган максатларга ирешүләрен, иҗади планнар, могҗизаларга ышануларын теләде. Могҗизаларның берсе тормышка ашты да инде: “Карлыгач” бүләк буларак зур телевизор һәм өй кинотеатры алды. Әлеге искиткеч бүләкне, чын мәгънәсендә Яңа ел тылсымын, балалар көчле алкышлар белән каршы алдылар.

– Без барыбыз да балаларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә тырыштык. Чөнки Яңа ел әкияткә һәм тылсымга ышану хисләрен бүләк итә. Балалар бинада һәм урамда чыршылар ясадылар, бүлмәләрне бизәделәр, бүләкләр әзер­ләделәр, түземсезлек белән тылсымны көттеләр. Безнең тәрбияләнүчеләрнең бәхетле күзләрен һәм аларның шатланып көлүләрен күрү – ул безнең өчен иң зур бүләк. Аларның безнең лагерьда үткәргән җиде көн эчендә алган бәяләп бетергесез тирән тәэсирләре күңелләрендә озак сакланыр, дип ышанабыз. Шушы вакыт эчендә балалар таныштылар, дуслаштылар. Без планлаштырылган барлык чараларны алар белән үткәрдек: биедек, җырладык, уйнадык, иҗат белән шөгыльләндек. Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте студенты Алинә Нас­ретдинова тәрбиячеләр Алсу Әхмәтова һәм Ольга Авдеевага белем бирү-сәламәтләндерү сменасының планын тормышка ашырырга булышты. Ул анда вожатый булып эшләде. Җаваплы, максат­чан, креатив, иҗади кыз. Алга таба хезмәттәшлеккә өмет­ләнәбез, – дип уртаклашты Дмитрий Пирогов. – Безнең кечкенә генә коллективыбыз тәрбияләнүчеләрнең ялы уңайлы, күңелле, мавыктыргыч бул­сын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев