Монастырскийча туй: түбәгә беркетелгән ике таяк һәм көянтәле кәләш
Гәҗит битләрендә без рус, татар, чуаш, мордва туйларының милли үзенчәлекләре турында сөйләгән идек. Әмма Монастырскийда аны, Тәтеш районының кайбер рус авылларына караганда, башкача уздырганнар.
(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). Гәҗит битләрендә без рус, татар, чуаш, мордва туйларының милли үзенчәлекләре турында сөйләгән идек. Әмма Монастырскийда аны, Тәтеш районының кайбер рус авылларына караганда, башкача уздырганнар.
Мария Васина кияүгә буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләр буенча, илле ел элек чыккан. Башта, һәркайдагыча – ярәшү, ә бер айдан – туй, анда яшьләрдән тыш, дуслар һәм ахирәтләр төп кунаклар булган.
Алар тантана көнендә кәләш янына өч тапкыр килгән: беренчесендә сәламәтлеге ничек икәнлеген белгәннәр, аннары күлмәк китергәннәр һәм ир-егетләр күлмәге алып киткәннәр, ә өченчесендә – кияү буласы кеше белән бергә. Аны туганнарының берсе, еш кына яшүсмер, тиешенчә итеп саклаган. Ул болай дигән: “Мин коңгырт толым, чибәр кыз сатам”. Кияү егете “товар” өчен түләгән һәм кызны үз йортына алып киткән. Бирнәләр аерым сатып алынган.
Күңел ачу кияү йортында дәвам иткән. Биредә дуслары һәм ахирәтләре: “Сезгә яшь кенәз белән яшь кенәз хатыны баш ия: яшьләргә сыр да, икмәк. Сырдан авыз итегез, сырга салыгыз” дип, яшь өйләнешүчеләргә кунаклар алып килгән бүләкләрне җыйганнар. “Күңелле булды, туйда ике авылга ишетелерлек күңел ача идек”, – ди Мария Михайловна.
Тантанадан соң яшь ир белән хатын кәләш өенә киткән һәм анда төн кунган. Һәм төрлечә киенгән кешеләр, күпчелек рус авылларындагы кебек, иртәдән кияү йортыннан “шешәк сарык” түгел, ә “бәрән” эзләп барган. “Аюлар, табиблар, җеннәр булып, кем ничек булдыра ала, шулай киенә иде.
Икенче көнне башта кәләш өендә күңел ачалар, аннары кияүнекенә китәләр иде”, – дип искә төшерә Мария Михайловна. Ир белән хатын икенче төннәрен яшь кияүнең йортында үткәргән.
Монастырскийда туйның өченче көне шулай ук үзенчәлекле узган: төрлечә киенгән кешеләр кәләш йортыннан инде яшь кияү өенә барган, алар очларына себерке һәм шешәләр бәйләп куелган ике таяктан торган корылманы илткәннәр. Ул түбә очына беркетеп куелган. “Бу йола нәрсәне аңлатканын без белмибез, ләкин бик күптәннән сакланып килә”, – дип аңлата Мария Михайловна.
Шуннан соң кәләш көянтә алып, иренең сеңлесе яки апасы (яисә башка туганы) белән бергә коега суга киткән.
Беренче булып каенсеңелесе атлаган. Кайтканда киресенчә булган: ул инде килен артыннан ияргән. Йортка беренче чиләкләр белән яшь хатынны керткәннәр, ул анда каенанасына болай дигән сорауны бирергә тиеш булган: “Әни, суны кайда куйыйм?” Ә иренең кыз туганы алып кайткан суны капкага сипкәннәр.
Еллар мизгелдәй очып уза. Монастырскийда хәзер туйларны сирәк үткәрәләр икән. Шулай да Мария Михайловна һәм авылның башка өлкәннәре йорт түбәсендәге ике таякны, көянтә асып коега барган кызларны әлегә кадәр сагынып искә ала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев