Мошенниклар әледән-әле яңа алдау төрен уйлап таба
2024 елның 3 аенда Татарстан буенча гына да 4 362 акча урлау очрагы теркәлгән, компьютер мәгълүматларына законсыз керү фактлары саны — 316дан 1 933кә кадәр арткан.
Мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне, беренче чиратта мошенниклыкларны, банк счетларыннан урлауларны, шулай ук компьютер мәгълүматларына законсыз керү фактларын кисәтү буенча эшнең ничек башкарылуы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча начальнигы Алексей Витин сөйләде.
— Алексей Сергеевич, безнең районда яшәүчеләр мошенникларның хәйләләренә еш эләгәләрме?
— Әгәр гражданнарның банк счетларыннан урлау фактларын үткән елдагы шул ук чор белән чагыштырсаң 3тән 2гә кадәр кимегән, кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен кулланып кылынган мошенниклык саны, киресенчә, 6дан 17гә кадәр арткан. Шул ук вакытта, урлауның өчесе зур һәм аеруча зур күләмдә башкарылган. Агымдагы ел башыннан гына да безнең район халкы мошенникларга 4,7 миллион сум акча биргән, узган елның шул ук чорында — 2,5 миллион сум һәм 2023 елда — 9,8 миллион сум.
— Мошенниклар ешрак ничек эш итә?
— Профилактика чаралары үткәрелүгә карамастан, кешеләр мошенникларга акчаларны нинди дә булса сылтау белән күчерә: туганы бәлагә юлыккан, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Мошенниклар үзләрен якын туганнары итеп күрсәтәләр, борчулы тавыш белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, килеп туган хәлне «урында хәл итү» өчен телефон трубкасын полиция, ашыгыч медицина ярдәме "хезмәткәрләре«нә тапшыралар. Ләкин моның өчен билгеле бер сумма акча бирергә кирәк булып чыга, әмма шул ук вакытта беркемгә дә шалтыратырга, телефон трубкасын куярга ярамый, барысын да бик ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк, «кирәкле» кеше үзе киләчәк дип ышандыралар.
Мошенниклыкның иң киң таралган ысулы — зыян күрүчеләргә банк, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Тикшерү комитеты һәм башка дәүләт органнары «хезмәткәрләре» булып шалтыратып, сезнең исемгә рөхсәтсез кредит рәсмиләштермәкче булалар, акчагызны банкомат аша алырга телиләр дип әйтәләр. Аннан соң инде акчаларны коткару өчен аларны банктан алып «куркынычсыз счетларга» күчерергә кирәк дип аңлаталар. Яки банкның онлайн кушымтасын урнаштырырга, үз исеменә кредит рәсмиләштерергә һәм телефоннан сөйләшү барышында билгесез кешеләр күрсәткән счетларга күчерергә кирәк дип әйтәләр. Яки җинаять эшен тикшерүдә, алдакчыларны тотуда ярдәм күрсәтергә, шул ук вакытта мәгълүматны өченче затларга хәбәр итмәскә кирәк дип ышандыралар.
Зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләрен анализлаганнан соң, мондый нәтиҗә ясарга була: мошенниклар корбанны исем һәм атасы исеме белән атыйлар һәм башка шәхси мәгълүматлар бирәләр, банк терминнарын кулланалар, Җинаять кодексы маддәләренә басым ясыйлар. Кайвакыт алар төркем белән эшлиләр: бер «көч структуралары вәкиленнән» икенчесенә күчерәләр, мөһерле документлар җибәрә алалар, шул ук вакытта корбанны даими рәвештә ашыктыралар, нәрсә турында сөйләүләренең никадәр мөһим булуын ассызыклыйлар, телефонны куймаска кушалар һәм якыннары белән киңәшләшә алмасын өчен кешене мөмкин кадәр озаграк сөйләштерергә тырышалар.
Мошенникларның иң киң таралган ысулы — алар үзләрен мобиль оператор хезмәткәрләре буларак таныштыралар: абонентның сим-картасы гамәлдә булу вакыты тәмамлана һәм килешүне озайтырга кирәк яки номерны алыштыру өчен гариза килгән диләр. Шул ук вакытта клиентның шәхси мәгълүматларын, мәсәлән, паспорт сериясен һәм номерын, шулай ук СМС аша килгән кодны атауны сорыйлар. Чынлыкта код корбанның шәхси кабинетына керү өчен кирәк.
Соңгы вакытта "Дәүләт хезмәтләре«н вату сылтавы буенча шалтыратулар ешрак килә башлады, җинаятьчеләр үзләрен «Дәүләт хезмәтләре» службасы хезмәткәрләре итеп таныштыралар, шәхси аккаунтны ватып, билгесез кешеләр аның аша шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге белән кредит алырга тырышалар дип хәбәр итәләр. Парольне алыштыру өчен СМС аша килгән кодны атарга кирәк дип аңлаталар, шулай итеп сез аңа үз аккаунтыгызга һәм шәхси мәгълүматларыгызга керү мөмкинлеген бирәсез, һәм хәзер алар инде чыннан да кредит рәсмиләштерә яки мәгълүматны кара базарда сата алачак.
— Ә нәрсә эшләргә, беркемгә дә ышанмаскамы? Әгәр чыннан да банктан шалтыратсалар?
— Әгәр туганыгыз бәлагә эләккән дип хәбәр итсәләр, ашыгыч рәвештә сөйләшүне өзегез, туганнарыгызга шалтыратыгыз, алар белән барысы да яхшымы-юкмы икәненә инаныгыз. Шалтырата алмасагыз, дусларыгызга, танышларыгызга яки полиция бүлегенә шалтыратыгыз, бу факт теркәлгәнме икәнлеген белегез? Хокук саклау органнары, ашыгыч медицина ярдәме табиблары бу мәсьәләләрне хәл итми.
Әгәр дә банкның куркынычсызлык хезмәтеннән шалтыраталар икән, моны тикшерү өчен трубканы куегыз һәм банкка шалтыратыгыз (банкның кайнар линия телефоны сезнең банк картасының икенче ягында күрсәтелгән). Шалтыратучының номерына шалтыратмагыз.
Әгәр дә мошенниклар карта мәгълүматларын яки СМС-кодны белсәләр, банкның кайнар линиясенә шалтыратып, картаны шунда ук яптырыгыз.
Әгәр «мобиль оператор хезмәткәрләре» шалтыратса, трубканы куегыз һәм операторның рәсми номеры буенча шалтыратыгыз, бу сим-карта белән проблемалар бармы-юкмы икәнен тикшерегез.
Әгәр "Дәүләт хезмәтләре"ннән шалтыраталар икән, онытмагыз: алар беркайчан да шәхси мәгълүмат, логиннар, парольләр һәм яшерен сүзләр сорамыйлар. Әгәр дә сез моны ишетәсез икән, трубканы куегыз һәм булган хәл турында 8-800-100-70-10 бушлай номеры буенча хәбәр итегез. Моннан тыш, керү турында хәбәр бирүне тоташтырыгыз, әгәр мошенник сезнең шәхси кабинетыгызга керсә, сез бу турыда шунда ук беләчәксез. Моның өчен "Дәүләт хезмәтләре"ндә үз профилегезне ачыгыз, "Иминлек"не, аннан соң "Системага керү"не, "Кергәнне хәбәр итү"не сайлагыз.
Игътибарлы булыгыз, соңгы вакытта мошенниклар җитәкчеләр исеменнән "Телеграм«дагы хәбәрләр өлешендә активлаштылар, алар якын арада хезмәткәр белән иминлек хезмәте хезмәткәрләре, хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре, «бик мөһим» кешеләр элемтәгә керәчәкләрен һәм аларның бухгалтерлык һәм хисапларга кагылышлы күрсәтмәләрен үтәргә кирәклеген хәбәр итәләр. Чыннан да, берникадәр вакыттан соң шалтырату килә, ачыкланган астыртын эшләр буенча кредитлар рәсмиләштерергә, «куркынычсыз счетларга» күчерергә кирәк, эшне хәл иткәч барлык акчалар да кире кайтарылачак дип әйтәләр.
Шуны истә тотыгыз: «куркынычсыз счет», «банк хезмәткәрен хокук саклау органнары хезмәткәренә күчерү», «юл-транспорт һәлакәте мәсьәләсен урында хәл итү» кебек төшенчәләр юк, болар барысы да бары тик алдакчыларның хәйләләре генә!
Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, әгәр сезгә таныш булмаган номердан шалтыратып, нәрсәдер эшләргә таләп итәләр икән, шәхси мәгълүматларыгызны, СМС-кодларыгызны, карта мәгълүматларыгызны, логиннар һәм парольләрегезне тапшырыр алдыннан, телефоныгызны куегыз, хәлгә анализ ясап, туганнарыгызга яки үзегез банкка рәсми сайтларда күрсәтелгән номерларның берсе буенча яки банк картасының икенче ягында күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз, яки мобиль элемтә операторының бердәм номеры яки «Дәүләт хезмәтләре» службасына шалтыратыгыз, шулай итеп сез үзегезне, шәхси мәгълүматларыгызны һәм акчаларыгызны саклап калырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев