Наталья Понедельникова: “Безнең өчен иң мөһиме – тарих белемен тапшыру һәм аны булдыручы кешеләргә карата хөрмәт уяту”
Тәтеш ягы тарихы музее коллективы узган туристлык сезонына нәтиҗә ясар һәм яңасына старт бирер өчен, бу атнада үзләренең ярдәмчеләре белән бергә матур гадәт буенча “Туристлык уты”на җыелды.
(Тәтеш, 18 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, фотолар Тәтеш ягы тарихы
музее фондыннан).Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, туризм өлкәсендә эшләүче оешма вәкилләре, музейчыларның зур тату командасы тарафдарлары чараның кунаклары булды.
“Елны сез нәтиҗәле тәмамладыгыз, сезнең тарафтан гаять зур эшләр башкарылды. Наталья Геннадьевна сезгә һәм музейның барлык коллективына хезмәтегезгә җаваплы караганыгыз өчен рәхмәт. Район администрациясе туризмны үстерүгә шулай ук ярдәм итәргә һәм булышлык күрсәтергә тырыша. Әлеге юнәлештә без тагын да яхшырак, кунаклар бездәге истәлекле урыннар белән танышкач, районыбызга тагын бер тапкыр килергә ашкынырлык итеп эшләргә омтылачакбыз. Чын йөрәктән агымдагы елда уңышлы туристлык сезоны, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек телим”, – диде Рәмис Хатыйп улы, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Чараның тантаналы өлешеннән соң һәркемнең күңеленә хуш килгән уен-тамаша төрендәге туристлык кичәсе дәвам итте. Музей хезмәткәрләре интерактив күренеш, шулай ук видео- һәм фотоматериалларны мавыктыргыч итеп туплап, кунакларга туристлык сезоны-2019ның иң матур мизгелләрен тагын бер тапкыр хәтергә төшерде.
Район гәҗите журналистлары Тәтеш ягы тарихы музее директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Понедельникова белән әңгәмә корды.
– Наталья Геннадьевна, яңа аяк баскан 2020 елда без барыбыз да Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын һәм, әлбәттә инде, музеебызның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Казанышларыгыз һәм коллективыгызның уй-ниятләрен гәҗит укучыларыбыз белән дә уртаклашсагыз иде.
– Юбилейлы датага без яхшы нәтиҗәләр белән килдек. Тәтеш ягы тарихы музее республиканың иң яхшы муниципаль музейларының берсе дип танылды һәм иң яхшы мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. “Диварларсыз музейга барысы да килә ала” проекты республикадагы экспертларны яңалыгы, үзенчәлеге һәм заманча якын килүе белән кызыксындырды. Һәм тиздән шәһәрнең тарихи өлешендә Тәтеш шәһәр өязе тарихыннан яңа композиция барлыкка киләчәк.
– Музей “тартмачыгында” тагын бер грант проекты бар, аның эчтәлеген ачарга мөмкинме?
– Әйе, музей өчен юбилейлы елда без район башлыгы Рәмис Хатыйп улы белән бергәләп “Ә Тәтештә городничий үзе дә чабаталар үрә” дигән башка проект кысаларында тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын яңа җәлеп итү ноктасы белән сөендерәчәкбез, алар Тәтешебезне матурлап торачак. Шулай итеп, тарихи сыннар: городничий һәм сәүдәгәр хатын, шәһәр өязенең үзенә бер төрле сәгате һәм уеп ясалган самавыр шәһәрдәге үзәк урамнарның берсендә үткән йөз еллык тарихы турында сөйләячәк һәм Тәтештә кунакчыл каршылауларын гәүдәләндереп торачак.
– Безнең районда төзелеш эшләре даими рәвештә алып барыла, аларның бер өлеше туризмны да үстерүгә юнәлтелгән. Тулырак итеп сөйләгез әле.
– Долгая Полянага юл төзелешен тәмамлау һәркем өчен зур шатлык булды. Туризм үсеше ничек авыр башланганлыгын без хәтерлибез. Ә бит баштарак, туристларга күрсәтелә торган төп объектның берсенә – гаҗәеп алпавыт утарына – барып җитү кайчандыр бер дә җиңелләрдән түгел иде. Ә бүгенге көндә кунаклар анда тигез юл буйлап кыска вакыт эчендә бара ала.
Без озак еллар көтелгән башка вакыйгага да бик шат. Рәмис Хатыйпович инициативасы һәм республикабыз Хөкүмәте булышлыгы ярдәмендә 2019 елда Долгая Полянадагы утар территориясендә төзелеш-торгызу эшләре башланды: керү юлындагы манара, сувенир лавкалары, мастер-класслар өчен флигельләр, заманча кунак беседкасы, керү һәм санитар зонасы төзелеше тәмамланып килә.
– Теләсә кайсы эштәге кебек проблемалы мәсьәләләрне хәл итмичә бернәрсә дә барып чыкмый. Сездә болар булдымы?
– Һәр туристлык сезоны үзенчә катлаулы, һәм үткән елгысы да искәрмә түгел. 2019 елда су юлы белән килүче Россиянең эре туристлык компанияләреннән беренче тапкыр күп сандагы килешүләр булды. Тәтешкә 120дән артык теплоход килүне планлаштырган идек. Ләкин суның кискен хәлдәге үзгәреше һәм теплоходлар пристаньга килсен өчен рөхсәт документларын вакытында рәсмиләштереп булмау, безгә Тәтешкә килергә теләүчеләрнең барысын да кабул итәргә комачаулады һәм ниятләп куелган күрсәткечләрне түбәнәйттек. Әмма без барыбыз бергәләп булдырып чыктык. Һәм хәтта, без судноның өчтән берен диярлек югалтуга да карамастан, 2019 елда Тәтештә аннан алдагы елга караганда 10 меңгә күбрәк туристны кабул иттек. Бу узган туристлык сезонының иң зур казанышы булгандыр, мөгаен.
– Җитәкче буларак сезгә үзегезнең эшчәнлектә нәрсә иң мөһиме булып тора?
– Мондый тармакны бары тик музей хезмәткәрләре көче белән генә үстереп булмаганлыгын без аңлыйбыз, әлбәттә. Без район һәм республика җитәкчелегенең ярдәмен, үзләренең туган якларына гашыйк һәм уртак эшкә битараф булмаган кешеләрнең хуплавын һәрдаим тоябыз.
Туристлар санының артуы, төрле бәйгеләрдә һәм проектларда җиңү – бу безне, берсүзсез, сөендерә. Әмма музей коллективы өчен иң мөһиме – тарихи белемнәрне тапшыру һәм аны булдыручы кешеләргә карата хөрмәт уяту.
Тәтешкә килгән туристларның саны 2019 елда 60 мең кешедән артып китте (2018 ел белән чагыштырганда үсеш – 12 процент).
Кунакларның Балыкчылык тарихы музеена килү теләге туристлар агымының (аеруча да чит ил туристлары) Тәтештә сизелерлек артуында иң мөһим факторларның берсе.
Балыкчылык музее һәм Тәтеш ягы тарихы музее, Долгая Полянадагы алпавыт утары, Вшиха тавы тәтешлеләрне, шулай ук шәһәр кунакларын төп җәлеп итү нокталары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев