Ничек алданмаска
ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе үсентеләр сатып алган вакытта авыл хуҗалыгы орлыкчылыгы өлкәсендәге канун таләпләрен үтәү артыннан күзәтүне көчәйтә.
(Тәтеш, 13 май, “Тәтеш таңнары, Солтан Мантов). ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе үсентеләр сатып алган вакытта авыл хуҗалыгы орлыкчылыгы өлкәсендәге канун таләпләрен үтәү артыннан күзәтүне көчәйтә.
“Республика районнарындагы базарларда бүгенге вакытта үсентеләрнең күп төре тәкъдим ителә. Ләкин аларның сыйфатын еш кына яхшы булсын иде дип телисе кала. Орлыкчылык контроле Идарәсе бүлеге белгечләре тарафыннан уздырылган рейдлар тикшерү барышында сатучыларның еш кына үсентеләргә сорт идентификациясе сертификатын тәкъдим итә алмавын күрсәтә. Сатучылар мондый “сәүдә” өчен штраф төрендә административ җаваплылыкка тартылды, – дип хәбәр итә дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров. – Үсентеләрне тиешле документлардан башка саткан чакта, сатып алучы сортлы алмагач урынына кыргый кытай сортын сатып алырга мөмкин. Башка үсемлекләр дә зарарланырга мөмкин булган йогышлы үсентеләр хуҗасына да әверелү ихтималы зур. Шуңа күрә сатып алган вакытта үсентеләрнең тамыр системасын карарга кирәк, ул кипмәгән, ә балчык эремәсендә булырга тиеш. Үсентенең кайрысы имгәнмәгән булу мөһим. Үсемлекнең прививка (штамб) урыны яхшы күренергә тиеш. Сорт идентификациясе сертификатына игътибар итү зарур, анда бакча үсентесенең төре, аның сорты һәм сатуга куючы питомникның исеме күрсәтелгән. Мисалга, Краснодар краеннан кайтартылган үсентеләр безнең климат шартларында сирәк тамыр җәя”.
Үсентеләрне тиешле документлардан башка сату фактлары турында ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең орлыкчылык контроле бүлегенә 8 (843)277-68-29 телефоны буенча, яисә shn.tatarstan.ru сайтындагы интернет-кабул итү аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев