Һөнәренә тугры
Медицина хезмәткәрләре аерым хөрмәткә лаек, аларның армый-талмый һәм югары профессиональ хезмәте ярдәмендә сәламәтлек саклау өлкәсе үсә.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”). Александр Дубровскийның тормышы – үз эшенә тугрыхезмәт итүнең матур үрнәге.
Ул тумышы белән Чуашиянең Ядрин шәһәреннән, 70нче еллар башында Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң Тәтешкә килә һәм хезмәт юлын табиб-оториноларинголог вазифасында, дәвалау буенча баш табиб урынбасары буларак башлап җибәрә. Аннары Александр Владимирович 20 елга якын район хастаханәсенә җитәкчелек итә. Кешеләрдә абруй казанган табиб 11нче чакырылыш РСФСР халык депутаты булып сайлана (1990-1995 ел). Аның инициативалары ярдәмендә район хастаханәсе авылның сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы тәҗрибә нигезе була. Матди-техник база ныгый: хастаханәнең төп корпусы, хуҗалык блогы, поликлиника, аналарны һәм балаларны саклау үзәге төзелә, авылларда берничә фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.
Туксанынчы еллар башында бездә бердәнбер проект тормышка ашырыла – районның авыл кешеләрен медицина ярдәме белән тәэмин итүдә гаилә табибы тәҗрибәсен әзерләү һәм кертү. Россия авылларының сәламәтлек саклау өлкәсендә тәтешлеләр беренче булып Олы Тархан участок хастаханәсе базасында авылда гаилә табибының төркемләп эшләү тәҗрибәсе (гомумтәҗрибә табибы) башлана.
“Беренчеләрдән, ассызыклап әйтәм, Татарстанда гына түгел, шулай ук Россиядә дә кешеләрне күмәк медицина тикшерүе башланды. Медицина учреждениеләре эшчәнлеге тәҗрибәсендә яман шеш авыруларын визуаль җәелдермәүне иртә чорда ачыклауның методик күрсәтмәләре эшләнелде һәм кертелде, – дип уртаклаша Александр Владимирович, сәламәтлек саклауда әлеге алгарышны үзенең һөнәри эшчәнлегендә төп казанышларның берсе дип санап. – Безнең медиклар 1990 – 2000 елларда үз хезмәттәшләренең, Тәтеш земский табибларының, тәҗрибәсен кабатлап, профилактика, авыруларны үз вакытында дәвалау максатында диспансеризация үткәрү мәҗбүрилеген расладылар”.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләренең тәҗрибә эшләре “Татарстан Республикасында авыл кешеләренең сәламәтлеге” Республика максатчан программасын булдыруда башлангыч нокта булды.
Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән өлеше өчен Александр Дубровский Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы дип танылды, техника һәм фән өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булды. Республика сәламәтлек саклау өлкәсендә мактаулы ветеран, Тәтеш муниципаль районының мактаулы гражданины бүген дә үзенең яраткан эшендә. Александр Владимировичның зирәклеге, бәяләп бетергесез тәҗрибәсе хезмәттәшләре тарафыннан югары бәяләнә. “Оста оештыручы, республиканың медицина тармагында танылган кеше, көч-кодрәте бар, инициативалы, җаваплы. Әле тагын Александр Владимирович төгәл, игелекле, ярдәмчел кеше, кызыклы һәм тапкыр сүзле әңгәмәдәш”, – диләр хезмәттәшләре.
Казанда “Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018” Республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Александр Дубровский тугрылык, намуслылык, яшь буынга патриотик тәрбия биргән өчен “Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясендә җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев