Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олег Мазюкин тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирде

Сораулар күп булмады, аларның кайберләре коронавирус белән бәйле вәзгыятькә кагылышлы иде.

(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таңнары"). “ВКонтакте” социаль челтәрдәге безнең төркемдә теләге булган һәркемнең Роспотребнадзор территориаль бүлеге Идарәсе начальнигы урынбасары
Олег Мазюкинга үзенең соравын бирә ала дигән тәкъдим бастырылган иде.

Сораулар күп булмады, аларның кайберләре коронавирус белән бәйле вәзгыятькә кагылышлы иде. Шулай итеп, безнең абунәчеләрне битлекләр һәм перчаткалар киеп йөрүдән кайчан баш тартырга мөмкин булачагы кызыксындыра. Олег Алексеевич әйтүенчә, шәхси саклану әйберләрен, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, кешеләр күмәк җыелган урыннарда, кибетләрдә, җәмәгать транспортында кияргә кирәк. Шулай ук социаль ераклыкны үтәү һәм зур төркемнәр булып җыелмау, вакытлыча кунакка йөрмәү, аеруча да кечкенә балалары һәм өлкән кешеләр булган гаиләләргә бармау киңәш ителә. Әлеге чаралар коронавирус таралуга юл куймауга юнәлтелгән.

Тәтеш районында коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының саны турындагы мәсьәлә дә көнүзәк булып тора. “Районда бү­генге көндә 4 кеше Covid-19 белән авырый. Шуның 3се хастаханәдә дәвалана, 1се – табиблар күзәтүе астында өйдә, чирлеләр тирәсендәге 16 кеше үзизоляциядә тора. Шулай ук районга 5 кеше чит дәүләтләрдән кайтты, аларга  үзизоляциядә торуга карар тапшырылды”, – дип аңлатты хәлне Роспотребнадзорның территориаль бүлек начальнигы ­урынбасары.

Авыл кешеләрен элеккечә үк чүп ташу белән булган мәшәкатьләр борчый.  “Авылларда чүпне нигә бары тик айга ике тапкыр гына җыялар?” – дип кызыксына безнең абунәчеләребез.

“Каты коммуналь калдык­ларны ташу мәсьәләсе район башлыгы, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, район прокуратурасы, Рос­потребнадзор тарафыннан контрольгә алынды. Бүгенге көндә түбәндәгеләрне хәбәр итә алам: безнең мөрәҗәгатьтән соң районга каты көнкүреш калдыклары ташу буенча төбәк операторының генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов килде, шуннан соң чүп ташу өчен өстәмә машина бүлеп бирелде, бу чүп ташуны бермә-бер арттырырга мөмкинлек тудыра. Мәсьәләне контрольдә тотачакбыз”, – диде Олег Мазюкин. 

Җәй – отпусклар һәм мәктәп каникулы вакыты, шуңа күрә тәтешлеләрне балаларның ял итә алу мөмкинлеге кызыксындыра. “Тиздән балалар лагере ачылачак һәм ял сменалары булачак, диләр. Бу куркыныч түгелме?” – дип сорый алар. 

“Хәзерге вакытта без җаваплы хезмәтләр белән бергә лагерь сменасының ачылуга әзерлеген өйрәнәбез. Коронавирус пандемиясе аркасында хәзерге вакытта балалар ялын оештыру таләпләре бик катгый, һәм без, балаларыбызны чирдән сак­лар өчен, аларны үтәргә тиеш. Лагерьне ачуга әзерлек бара, әмма соңгы карар пандемия вакытындагы барлык санитар кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәгәннән соң гына кабул ителәчәк”, – диде Олег Мазюкин.

Шәһәрдә яшәүчеләр шулай ук экспертка Идел ярын чистарту буенча чаралар куллануга өндәп, мөрәҗәгать итте. Шуңа да әлеге сорау экологлар һәм административ-техник комиссия карамагында тора.

Безнең шуны әйтәсе килә, җыештырган җир түгел, ә чүпләмәгән җир чис­та. 

фото: архив/Авангард

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев