Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкән кешеләрнең сәламәтлеге өчен

“Демография” илкүләм проектының озак вакытка исәпләнгән “Өлкән буын” федераль проект системасын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны Тәтешнең үзәк район хастаханәсенә диспансеризациягә алып килү оештырыла.

(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы) ). 
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең федераль программа буенча биш пассажир урынына, шуның берсе кресло-коляскага исәпләнгән яңа машина алуын элегрәк без язган идек. 

Өлкән кешеләрне район хастаханәсенә тикшерүгә китерү буенча сынау йөреше август азагында тормышка ашырыла башлады: анда Монастырский авылында яшәүче ун кеше катнашты.

Беренче планлы йөреш дүшәмбе көнне булды. Ильинскиның дүрт кешесе район хастаханәсенә диспансеризациягә китерелде. Билгеләп үтик, медицина тикшерүен юл кыенлыклары булган торак пунктлардагы авыл кешеләре беренчеләр исәбендә узачак. 
Валентина Тютюниковага 86 яшь, табиб кабул итүендә өч елдан артык булмаган, әлеге сәбәп буенча үзәк район хастаханәсенә баруга шунда ук ризалашты. “Минем гипертония. Үземә бару авыррак, транспорт та юк”, – диде ул. Галина Лузгова, авылдашыннан аермалы буларак, медицина учреждениесенә ешрак йөри икән, шулай да диспансеризация үтүгә  бик сөенде. “Безгә, картларга, игътибар күрсәтүләре яхшы. Бүген кан тапшырдым, кан басымын үлчәделәр. Барысы да әйбәт, зарланмаячакбыз”, – диде ул елмаеп. Екатерина Ханжина да кабул итүдән канәгать. “Хас­таханәдә күптән булганым юк иде, дөрес, июльдә безнең Ильинскига табиблар килде. Аякларым белән кыен йөрим, транспорт та юк, шуңа күрә алып килүләре яхшы булды. Персонал бик илтифатлы. Безне кайгыртулары шатландыра”, – дип уртаклашты ул.
Өлкән яшьтәге авыл кешеләре лаборатор тикшерүләр, ЭКГ уза, аларны гомумтәҗрибә табибы карый: боларның барысы да пенсио­нерларга уңайлы булсынга бер бүлмәдә башкарыла. “Килүчеләр нигездә кан басымына, баш әйләнүгә, күз начар күрүгә, ишетмәүгә зарлана”, – дип нәтиҗә ясый беренче кабул итүче гомумтәҗрибә табибы Галина Корсакова.
Кайбер пенсионерларга мөстәкыйль рәвештә хәтта бүлмәгә кадәр барып җитүе дә кыенрак, шуңа күрә аларны өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы Сания Сәмерханова белән бер социаль хезмәткәр озатып йөри. 

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова хәбәр итүенчә, быел планда үзәк район хас­таханәсенә, Олы Шәмәк, Олы Тархан хастаханәләренә, Иоково ФАПына районыбызның 65 яшьтән өлкән җиде йөз кешесен алып килүне гамәлгә ашыру билгеләнгән. Бу эш көннәрендә даими башкарылачак.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X