Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тархан авылында Нардуганны билгеләп үткәннәр

– Әлеге бәйрәмне без көтеп алабыз һәм күп­тәннән инде үткәреп киләбез, – ди авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе, педагогия ветераны Гөл­сем Фәткуллина.

(Тәтеш, 2 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Олы Тархан авылында Нардуганны билгеләп үткәннәр.

– Әлеге бәйрәмне без көтеп алабыз һәм күп­тәннән инде үткәреп киләбез, – ди авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе, педагогия ветераны Гөл­сем Фәткуллина. – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясап, Нардуганны быел да оештырдык. Бәйрәмнең башлангыч өлешендә чиккән сөлгеләр белән атлар матурлап бизәлде, балалар битлекләр киеп, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә өйдән-өйгә кереп, бәйрәм белән котлап йөрделәр. Мәдәният йорты директоры Заһирә Шагаева бәйрәм бүләге буларак бик матур җыр башкарды, китапханә мөдире Наилә Әмәчкина күрәзәлек итү китабын ачты һәм һәрбер йортка Яңа ел теләкләрен әйтте, шулай ук төрле юрау­ларын җиткерде, Кыш бабай бүләкләрен тапшырды. Мәдәният йорты янына кайтып җиткәндә, авылдагы урта мәктәп директоры урынбасары Зөлфия Шәмсетдинова безне бер төркем балалар белән чыршы янында каршы алды. Балалар да, килгән кунак­лар да чыршы тирәсенә тезелеп басып, күңелле җырлар башкардылар. Кыш бабайдан чыршыдагы утларны кабызуын сорадылар. “Чыршы, утларыңны кабыз!” дигән күмәк тавышка урман гүзәле балкып янды, бәйрәмдә катнашучылар һәм чыршы бәйрәмен ачарга кил­гән кунаклар шигырьләр сөй­­­ләделәр. Ут аркылы сикерү – бәйрәмнең онытылмас күренеше булды. Ялкын телләре аркылы беренче булып яңа гына өйләнешкән парлар: Зөлфия һәм Рәшит Койрыковлар сикерде. Балалар аларга матур теләкләр теләделәр. Ә аннары Кыш бабай белән Карсөяр балаларны мул табынга куелган төрле тәмле ризыклары белән сыйлады.

Олытарханлылар әйтү­енчә, Гөлсем Назыйм кы­зы балаларга һәм чарада катнашучыларга Нардуган бәйрәменең тарихын сөйләгән, киләчәктә дә Нардуганны билгеләп үтәргә, аны истән чыгар­маска кирәклеген әй­теп, бәйрәм теләкләрен ирештергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X