Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тархан хастаханәсенең хезмәт эшчәнлеге турында без аның баш табибы Альбина Фазлыевадан белдек

Билгеләп үтәргә кирәк, авылдагы 108 кеше Олы Тархан участок хастаханәсендә яңа коронавирус инфек­ция­сеннән вакцина ясаткан, шул исәптән 20е – Олы Тархан хас­таханәсе хезмәткәрләре. Бе­ренче этапны – 41, икенче этапны 67 кеше узган.

–     Альбина Маратовна, сез Олы Тархан участок хастаханәсенә бер елдан күбрәк җитәкчелек итәсез. Коллектив белән идарә итү кыен түгелме?

–     Безнең ­коллектив 35 кешедән тора – һәркай­сының үз холкы һәм эшкә карата үз мөнәсәбәте. Хас­таханә амбулатор ярдәм  күрсәтә, авыл кешеләре стационарда да дәваланалар, ул 13 урынга исәпләнгән, тагын 6 кешегә көндезге дәвалану мөмкинлеге бар. Безнең коллективта барысы да үз урынында. Стоматолог табибы Ринат Азат улы һәрчак уйлап эш итүчән һәм тыныч. Гомумтәҗрибә табиблары Дания Әнвәр кызы, Ләлә Зариф кызы, Галия Тәүфыйк кызы тырышып эшлиләр. Шәфкать туташлары бик тәҗрибәле­ләр, араларында хәтта иске, агач хастаханәне хәтерләүчеләр дә бар. Аларның шул вакыттагы эш көннәре, тор­мышның кайнап торган чагы, операцияләр үткәрелүе, бала тудыру йорты булуы турындагы хатирәләрне сөйләвен бик кызыксынып тыңлыйм. 
Безнең хастаханә 26 авылга хезмәт күрсәтә, шуның 19да ФАПлар эшли. Без медицина ярдәме күрсәтә торган халыкның исәбе – 4 меңнән күбрәк, күпчелеге – пенсия яшен­дәге кешеләр. Аларның күбесе ялгыз яши һәм район хастаханәсенә кадәр барырга мөмкинлекләре юк, һәм алар табиб ярдәмен вакытында алсын өчен безнең санитар машина бердәнбер чара булып тора. Машина бер һәм ул әле тагын төрле хезмәтләрне дә үти: анализлар илтә, стационардагы авырулар өчен тук­ланырга ризыклар, урын-җир әйберләре алып килә. Безгә тагын бер машина кирәк.
Шунысын билгеләп үтә­сем килә, “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә өлкән буын кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчә бара. Бүгенге көнгә Бакырчы, Килдеш, Кадыш, Башчы һәм Сөендек авылларындагы 65 яшьтән өлкән кешеләр тикшеренү узды. Аларны комплекслы тикшеренү өчен Тәтеш хастаханәсенә махсус машинада участок терапевты белән шәфкать туташы озата бара.
–     Сезнең вазифагыз күбрәк административмы яки медицинамы?

–     Хәзерге ­вакытта мин барыннан да ­биг­рәк – ху­җалык эшләре белән шөгыль­ләнүче. Коллек­тив­ның хез­мәт шартларын һәм авыруларны дәвалауны яхшырту өчен хастаханәдә җайга саласы мәсь­әләләр бар. Канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлыйбыз, шулай да капиталь ремонт кирәк. Хастаханә шартларында чирләрне турыдан-туры диагностикалау өчен медицина җиһазларын яңар­ту таләп ителә. Һәм, әлбәттә инде, медицина ­кадрлары кирәк. 

–     Хастаханәнең ки­ләчә­ген сез ничек күз алдына китерәсез, планнарыгыз нинди?
–     Мин үземнең хыялымда хастаханә базасында якындагы районнарны колачлау белән өлкән кешеләр өчен заманча тернәкләндерү үзәген күз алдына китерәм. Моның өчен бездә барлык шартлар: ике катлы бина, аерым урнашкан хуҗалык блогы, машиналар кую өчен зур тукталыш территориясе бар.
Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев