Олы Тарханда Туган тел көнен билгеләп үттеләр
Матур әдәби кичәне мәктәп укучылары Нурзия һәм Нурзидә Маштыевалар, Алсу Нигъмәтуллина туган телгә багышланган шигырь белән ачып җибәрделәр.
(Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таңнары»). Олы Тархан китапханәсендә Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авылның ак калфаклары катнашында мәктәп укучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл кешеләре белән берлектә “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән кичә үткәрелгән.
– Әлеге чара Халыкара туган тел көненә багышлап оештырылды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты олытарханлылар. – Авылның китапханәчеләре Наилә Әмәчкина һәм Илмира Маштыева тел тарихына багышлап тәкъдим итү уздырдылар, татар хатын-кызларының баш яулыкларыннан күргәзмә бизәделәр. Матур әдәби кичәне мәктәп укучылары Нурзия һәм Нурзидә Маштыевалар, Алсу Нигъмәтуллина туган телгә багышланган шигырь белән ачып җибәрделәр. Гөлсем Фәткуллина телебезнең тарихы белән таныштырды. Мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучы Рушания Шәрип кызына багышлап, аның кызы Халыкара туган тел көненең 21 февралендә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгәнлеге турында сөйләде. Кичәдә ак калфаклар күренекле язучыларның туган тел турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Тархан кешеләре әйтүенчә, авыл мөслимәләре Назирә Койрыкова белән Тәнзилә Хөсәенова, Рузалия Госмановалар үзләренең моңлы көйләре белән мөнәҗәтләр көйләгәннәр. Кичәдә шулай ук татар хатын-кызларының яулыклары турында да әңгәмә оештырылган. Китапханәче Наилә Әмәчкина яулыкларының тарихы белән уртаклашкан. Китапханәче Илмира Маштыева туган телгә багышланган презентация тәкъдим иткән. Гөлфия Исмәгыйлеваның туган телгә багышлап язылган шигырен җыелучылар яратып тыңлаганнар. Ә менә күрше авылдан кунакка килгән Навил Ибраһимов һәм мәдәният йорты директоры Заһирә Шагаеваның җырлары кичәдәгеләрнең күңелләренә бик хуш килгән.
рәсемдә: Китапханәче Наилә Әмәчкина татар халкының гореф-гадәтләре, ана телебез хакында сөйли./ФОТО ОЛЫ ТАРХАН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ТАРАФЫННАН ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Районның һәрбер җирлегендә шулай ук Туган тел көненә багышланган чаралар булып узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев