Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ОлыТормылар үзара салым программасы буенча чирек миллионнан күбрәк җыйган

Ә республикабыз хөкүмәтеннән финанслану белән бергә сумма тагын дүрт тапкырга арткан.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, фвтор фотосы). “Безнең 141 йортлы Олы Тор­мы җирлегендәге үзара салым программасында катна­шучы авыл кешеләренең күп­челеге – Олы һәм Кече Тормы, Чолыда яшәүчеләр­нең 85 проценты, туган авылларын төзекләндерү мөһимлеген билгеләп үтеп, акча җыйды. Моңа Олы һәм Кече Тормы, Чолыда урам юллары­на вак таш түшәлде, Олы Тормыда скважинага лицензия ясатуга, Кече Тормыда чишмәне төзекләндерүгә алын­дык”, – дип сөйли Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Нияз Салихов (рәсемдә). 

Җирлектә яшәүчеләр матур үзгәрешләрдән канәгать. “Үз йортыңдагы кебек һәрвакытта ремонтларга кирәк, шулай ук авылны да һәрдаим күзәтү һәм кайгырту зарур, туган җирне менә шулай бергәләп яңартабыз да инде”, – дип белдерәләр гәҗит хәбәрчеләренә авыл кешеләре.

“Җирлек тормышында барысы да актив катнаша. Мәктәп, балалар бакчасы, китап­ханә, мәдәният йорты, ФАП хезмәткәрләре террито­­рия­ләрне төзекләндергәндә һәр­­­чак ярдәмгә килә. ­

Авыл кешеләре Фәргать Хөснет­динов, Радик Сибгатуллин, КФХ җитәкчесе Таһир Абдуллин, “Новая заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе җи­тәкчесе Илһам Хисамов, хезмәт ветераны Геннадий Пав­лов  зирәк киңәшләре һәм эшләре белән булышлык күрсәтә, – ди Нияз Госман улы. – Төрле күп кенә бәйрәм чараларын уздыруны Илһам Ислам улы финанслый, ул яшьләр арасында спорт турнирлары да үткәрә, мәсәлән, Олы Тормыда район җитәкчелеге ярдәмендә ясалган ясалма өслекле заманча универсаль спорт мәйдан­чыгында район­ара футбол ярыш­лары уза”. 

Олы Тормы җирлегендә яшәүчеләр һәрвакытта үзләренең эш сөючәнлекләре, чисталык һәм тәртип яратулары белән дан тоткан. Менә без, журналистлар да, авыл җирлеге урамнарыннан узганда моңа тагын бер кат инандык: йорт яннары тер­риторияләре җыештырылган, юлларга вак таш җәелгән, урамнар якты, кибет, җир­лектәге ФАП һәм медпункт пөхтәлеге белән аерылып тора, авыл кешеләре тарафыннан кертелгән үзара салым акчасы да монда зур әһәмияткә ия.

Җирлек башлыгы үзенең хезмәт урынындагы мөһим билгеләнешне кешеләр алдында куйган бурычларны ышанычлы үтәү, дип билгеләп үтте. Күп нәрсәләр башкарылган, планда – киләчәктә юллар торышын яхшырту, яктырткычларны алыштыру. “Кече Тормыда һәм Чолыдагы калган урамнарга вак таш түшәргә ки­рәк, – ди Нияз Салихов. – Бөтен җирлек буенча күп са­рыф итми торган яктырткычларга күчәргә ниятлибез, спорт мәйданчыгына балаларның уен мәйданчыгын да өстәргә телибез. Төзекләндерү, үзара салым программасында катнашу, алгы бурычларны билгеләү буенча барлык сораулар җирлектәге уртак җыелышта хәл ителә, баш­карылган эшләр турында шунда ук хисап та тотабыз”. 
Үзара салым программасын тормышка ашыру нә­тиҗәләре һәр елны авыл ке­шеләренең барысының да күз алдында, алга таба җирлекне үстерү бурычлары билгеләнгән, димәк авыл кешеләренең, җирле үзидарәнең һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчелә­ренең авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыр­туга юнәлтелгән бердәм хезмәте алга таба да һичшиксез бик яхшы нәтиҗә бирәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев