Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Оныклары бәхетле булып үсүен телиләр

Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне уңаеннан безнең “Тәтеш таңнары” сай­тында узган “Әби, бабай һәм мин – иң яхшы дуслар!” фотоконкурсында 35 кеше катнашты.

Ирина Гудкова җибәргән фото барыннан да күп тавышка (561) ия булды, Михаил Михеев – икенче урында (529), Ләйсән Гатауллина юллаган фото 523 тавыш җыйды.

Ирина Гудкова:
– Быелның июлендә мин беренче тапкыр әби булдым, оныгым Радмир туды. Без кызыбыз Светланадан бала көттек, мин ир малай теләгән идем. Кызымны бала тудыру йортына озаткач, борчылдым, төн буе йоклый алмадым. Барысы да әйбәт үтте, Свет­лана сабыен өзлегүләрсез тапты. Кызым нарасыеның фотосын җибәргәч, бала әтисенә охшаган, ә бит очлары безнеке дип уйладым. Хәтта Казанда УЗИ ясаганда ук оныгыбызның бит очлары минеке һәм кызымныкы кебек тулып торуын күрдем. Оныгымны өйгә алып кайткач һәм өстен ачкач, мин шатлыктан елап җибәрдем, йөрәгем кысып куйды, Светаны ничек итеп бала тудыру йортыннан алып кайткан вакытларны искә төшердем.  
Радмирчикны беренче көнне үк коендырдым һәм хәзер дә җай чыккан саен коендырам. Һәр айда фотога төшерәбез, аның ай саен ничек үзгәреп торуын карыйбыз. Аңа төрле уенчыклар сатып алам, хәзерге вакытта аңа кызыл төстәге аумас курчак ошый. Хәзер ул туганнарны таный, тавыш белән әйткәнне аңлый, кашларын җыерып куя, игътибар белән тыңлый, назлы итеп сөйләшкәндә елмая.  Кулга күтәргәнне ярата, башын боргалый, аңа барысы да кызык. Ул күкрәк сөте имә, авырлыгы яхшы арта. Оныгым бәхетле бала булып үсүен телим, мин дә шулай булсын өчен тырышам, мәктәптә яхшы укысын, секцияләргә йөрсен, иҗади яктан да, спорт буенча да үсеш алсын, яхшы кеше булып үссен иде.   

“Авангард” газетасының үз сайтында бәйге­ләр үткәрүе бик әйбәт, миңа бу кызык. Узган елны мин җәй турындагы конкурста икенче урынны яулаган идем, ә хәзер җиңүче булдым. Безнең гаиләнең дуслары һәм туган-тумачалары бик күп, алар мине үзләренең тавышларын биреп хупладылар, миңа да шатлыгымны барысы белән уртаклашу бик күңелле. 

Михаил Михеев:
– Минем гаиләдә өч бала, хатыным Маргарита белән безгә алар 6 онык бүләк иттеләр, аларның барысы да – ир малайлар. Кырык өч яшьтә бабай булдым. Олы оныгым Дмитрий  күптән түгел армиядән кайтты, МЧСта эшли, кечесе Коля быел мартта туды. Элек оныкларым белән бергә футбол уйнадык. Әле тагын аларга балык тоту ошый, Монастырскийда да, Питомникта да, шәһәр буа­сында да балык тотабыз. Ә инде кармакка балык эләккәч, алар бик шатланалар. Урамда уйныйлар, безнең Төньяк микрорайонда уен һәм спорт мәйданчыклары, футбол кыры бар, тренажерларда шөгыльләнәләр. Алар ялларда, каникулларда кайталар, аларга бездә ошый. Әбиләре аларны камыр ризыклары белән сыйлый. Без үзебезнең онык­ларны яратабыз, уенчыклар сатып алабыз. Кирәк чакта ярдәм итәләр: бергә бәрәңге утыртабыз, алабыз. Без хатыным белән оныкларга бай әби-бабай булуыбызга сөенәбез.      

Ләйсән Гатауллина:
– Мин конкурска җибәргән ­фотода әти-әнием Марат белән Зәйнәп үзлә­ре­­нең бердәнбер онык­лары һәм минем бертуганымның улы Тимерлан белән төшкән. Абыем Марсель гаиләсе белән Читада яши, алар әти-әни янына еш кайтып йөри алмыйлар. Әбисе белән бабасы оныкларын үзләрендә кунакта фәкать елга бер тапкыр гына күрәләр, аның каравы алар балалары һәм оныклары белән видеоэлемтә аркылы аралашып торалар. Тимерланга посылка белән уенчыклар, киемнәр, китаплар һәм татлы күчтәнәчләр җибәрәләр. Алар бик кайгыртучаннар һәм бала җанлылар.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев