Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өстәмә чикләүләр кертелде

Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле, илдә эпидемиологик хәл тагын да кискенләшә бара.

“Татарстан Рес­публикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктату буенча чаралар турында”гы  “Татарстан Республикасының Министр­лар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү турында”гы  ( №208,  19.03.2020 елдан) ТР Министрлар Кабинеты карары (№960, 2021 елның 7 октябреннән) нигезендә, Татарстанда өстәмә чикләүләр кертелде.

– 18 яшьтән өлкәнрәкләргә бары тик КОВИД-19га каршы вакцина ясаткан­лыкны яки соңгы алты ай дәвамында чир кичергәнлекне раслый торган гамәлдә­ге QR-кодларны күрсәткәндә генә чара­га килү һәм анда керү рөхсәт ителә.
–     Яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы эшләр башкарылу буенча ТР Оператив штабына чара уздырылуы турында аны үткәрер алдыннан җиде көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк.
– Театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт залларының тамашачылар залы 50 проценттан, 500дән күбрәк кешедән, артмаган вакытта гына эшләргә тиеш. 
Заллар 70 процент тулы булганда түбәндәге шартларда эшләргә рөхсәт ителә: медицина оешмасыннан вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында бирелгән белешмә (медицина бәяләмәсе) белән расланган, вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында медицина күрсәтмәләре булган затлардан тыш, чараны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашкан барлык хезмәткәрләр, шулай ук башка затлар яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан булуы шарт.
–     Спорт һәм физкультура буенча рәсми чаралар, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар тамашачылар исәбе 50 проценттан да артык булмаганда, кеше исәбе 500дән дә артмаганда, гына үткәрелергә тиеш.
Заллар 70 процент тулган вакытта аларны түбәндәге шартларда үткәрү рөхсәт ителә: медицина оешмасыннан вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында бирелгән белешмә (медицина бәяләмәсе) белән расланган, вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында медицина күрсәтмәләре булган затлардан тыш, чараны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашкан барлык хезмәткәрләр, шулай ук башка затлар яңа ­коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан булса; 18 яшьтән өлкәнрәкләргә КОВИД-19га каршы вакцина ясатканлыкны яки соңгы алты ай дәвамында чирне кичергәнлекне раслый торган гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә чарага килү һәм анда керү рөхсәт ителә; яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы эшләр башкарылу буенча ТР Оператив штабын белән чара уздырылуы турында аны үткәрер алдыннан 30 көннән дә соңга калмыйча, чараларны һәм профилактик чараларны килешенеп куярга кирәк.
– Кунакханәләрнең, шул исәптән хостелларның эше номер фондының 50 проценттан да артмавын тәэмин итү шарты белән башкарылырга тиеш. Барлык хезмәткәрләр дә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан очракта, медицина оешмасы белешмәсе (медицина бәяләмәсе) белән расланган вакцина ясатырга ярамаганлыгы турындагы медицина күрсәтмәләре булган затлардан тыш, кеше исәбенең тулы булуы тәэмин ителә.
– Җәмәгать туклануы объектларына бару, спорт үзәкләрендә, йөзү бассейннарында, фитнес-үзәкләрдә, аквапарк­ларда хезмәт күрсәтү, сәүдә комплекс­ларына бару һәм керү, сәүдә залының мәйданы 400 квадрат метр­дан артмаган азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату объектларына бару рөхсәт ителә. Анда КОВИД-19га каршы вакцина ясатканлыкны яки соңгы алты ай эчендә чирне кичергәнлекне раслаучы гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә  керергә мөмкин булачак.
– КОВИД-19га каршы вакцина ясатмаган яисә соңгы алты ай эчендә әлеге чирне кичермәгән, 65 яшьтән өлкән затларга мәҗбүри изоляция тәртибе кертелә, аларга яшәү (тору) урыннарыннан чыгып китәргә ярамый, моннан тыш: ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янау очрак­ларыннан тыш; КОВИД-2019 коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату урынына барырга; товарлар сатып алыр, эшкә, хезмәтләр күрсәтер өчен якындагы урынга барырга; кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булудан тыш, йорт хайваннарын яшәү урыныннан 100 метрдан да артмаган ераклыкта йөртергә яки урамда йөрергә; калдыкларны якындагы чүп-чар җыю урынына чыгарырга рөхсәт ителә. 
Эш бирүчеләр мондый хезмәткәр­ләрне дистанцион эшләү төренә күчерергә яки 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итүче башка чаралар күрергә тиешләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X