Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өйдә торып та укырга була

Тәтеш районында дистанцион рәвештә уку уңышлы уза.

(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Белем бирү учреждениеләре коронавирус таралу куркынычы белән бәйле читтән торып укуга күчте. Мәктәпләр дистанцион укуга әзерләнә.

Тәтеш районында дистанцион рәвештә уку уңышлы уза.

“Районның һөнәри белем бирү йортлары студентлары хәзерге вакытта дистанцион технологияләрне файдаланып укый. Укытучылар һәм студентлар килеп туган хәлдән яңа тәҗрибә алачак һәм белем алуның яңа төрен үзләштерәчәк. Районның гомуми белем бирү оешмалары 6 апрельдән дистанцион укуга күчә. Барлык мәктәпләргә методик күрсәтмәләр, элек­­трон төрдәге бушлай дәреслекләр куллану турындагы мәгълүмати хатлар юлланды. Барлык педагоглар белем бирү платформасын сайлауны билгеләделәр. “Ачык мәктәп 2035”, “Россия электрон мәктәбе”, “Учи.ру”, “Якласс”, edu.tatar.ru-га виртуаль факультатив, “БДИ чишәм”, “ГДИ чишәм”, “ВПР чишәм” аеруча да кирәкле”, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина. 

Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендәге 523 студентның 439ы хә­зерге вакытта дистанцион технологияләрне файдаланып укый. Социаль челтәрләрдәге платформаларның берсендә укытучылар һәм укучыларны теркәү уздырылган, барлык педагогия коллективы һәм һәрбер студент өчен аккаунтлар ­булдырылган. 

Биремнәр җибәрү мессенджерлар, социаль челтәрләр, электрон почта ярдәмендә тормышка ашырыла. Көллият сайтларында барлык кирәкле мәгълүматлар, шул исәптән дистанцион технологияләр файдаланып укуны оештыру буенча сорау­лар бирү өчен кайнар линия телефоны һәм поч­та урнаштырылган. Укытучылар һәм студентларга уку үткәрелгән.
Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының 292 студенты 19 марттан дистанцион рәвештә укый. Өйдә торып укуда теоретик материалга басым ясала, укытучылар биремнәрне мессенджерлар ярдәмендә җибәрә. 

Мәктәпләрдә, көллияттә, техникумда электрон уку һәм дистанцион уку технологияләрен куллану белән белем бирү прог­раммаларын тормышка ашыруга әзерлек мониторингын үткәрү өчен Тәтеш районына Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килде. 

Видеоконференцияләр, өй­дә дистанцион рәвештә уку, вебинарлар, e-mail, дә­реслекләргә мультимедияле приложениеләр белән электрон күчерү җайланмалары, электрон күрсәтмәле әсбаплар мәктәп укучыларының дистанцион уку системасының төп өлешенә әйләнәчәк. 

Платформаларда эшләүдән тыш, дистанцион уку оештырган вакытта “Ватсап”, “Скайп” аша дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча консультацияләр үткәрү ниятләнә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X