Париж подиумындагыйдай йөргәннәр
Мәктәпнең мода яратучылары безгә танылган Коко Шанельне мирас итеп калдырган 55нче еллар стиленә тукталганнар.
(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). Олы Тархан урта мәктәбе коллективы югалмый торган классикадан – беркайчан да модадан чыкмаучы ак һәм кара төсләрдән хатын-кызлар киемнәре коллекциясе булдырган.
Мәктәпнең мода яратучылары безгә танылган Коко Шанельне мирас итеп калдырган 55нче еллар стиленә тукталганнар. Технология укытучысы Гөлүсәр Ногуманова җитәкчелегендәге осталар 20 күлмәктән торган кызыклы коллекция әзерләгәннәр.
Мәктәптә хатын-кызлар киеменең яңа коллекциясен күрсәтүне озак көткәннәр, аңа җентекләп әзерләнгәннәр. Моңа кадәр күп кенә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар активының тырыш хезмәте белән татар халкының милли киемнәр коллекциясе әзерләнгән булган. Хәзер исә нигездә нибары ике: кара һәм ак төсләр алынган.
Әлеге чарага мәктәпнең бөтен коллективы җыелган. Мәктәпнең директоры, проект идеясен рухландыручы Расих Шагаев осталык һәм матурлык бәйрәмен ачып, болай дигән:
– Кеше тирә-юньдәге матурлыкны күрергә, аның кадерен белергә һәм иҗат итәргә тиеш. Янәшәдән, хәтта күзгә күренмәслек җирдән, матурлыкны, шатлыкны һәм күңеллелекне таба белүчеләр бәхетле. Кайчагында иң гади әйберләрдә дә кешенең тормышын бизи ала торган нәрсәләр яшеренгән була.
Чынлап та, кызларның һәм аларның остазларының осталыгы ярдәмендә аклы-каралы тукымалар матур күлмәкләргә әверелгән. Аларның һәркайсы – идеядән һәм компьютерда проектлаудан алып сәхнәгә чыгып матур итеп күрсәтүгә кадәрге озын юл узган. Һәм менә дулкынландыргыч мизгелләр җиткән. Кызлар үзләренең авторлык әсәрләрен ышанычлы рәвештә Парижның иң модалы подиумындагыдай итеп күрсәткәннәр.
– Йөзләгән карашлар төбәлгәндә модельләрчә атлап йөрү җиңелләрдән түгел. Аның каравы тамашачыларның шатлыклы карашларын күрү, көчле алкышларын ишетү күңелле булды, – диделәр яшь тегүчеләр һәм модельләр.
– Яшь модельләр арасында минем олы кызым – сигезенче сыйныф укучысы да бар иде һәм ул берничә күлмәк җитештерүдә катнашты. Кара һәм ак һәрвакытта киң кулланылышта, алар беркайчан да модадан чыкмый, – дип уртаклашты Елена Миназова.
Кара белән ак кушылмасы асылда: тормыш юлын чагыштыра торган төсләр; шахмат тактасы – аның белән шушы дөньяның тәңгәлләшүен гәүдәләндерәләр. Киемнәр коллекциясе проектын тормышка ашыру барышында балалар образлар, өлгеләр ясауда үз осталыкларын күрсәткәннәр. Бәлки кайчан да булса Олы Тарханда туып-үскән бөек дизайнерның да исемен бар дөнья белер.
фотоны Олы Тархан мәктәбе тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев