Педагог “ТАТМЕДИА”дан бүләк алды
Олы Тархан урта мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Маштыева дүртенче тапкыр “ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан бирелә торган бүләккә ия булды.
(Тәтеш, 11 март, "Тәтеш таңнары").
– “Подписка өчен телевизор!” акциясендә катнашу минем өчен матур гадәткә әверелде, – дип сөйли редакциябез кунагы. – “ТАТМЕДИА” АҖ бәйгесендә медиаширкәт басмаларын яздыручы буларак актив катнашкан өчен мин кызыксындыру бүләгенә ия булу хакындагы яңалыкны ишеткәч, моңа баштарак ышанмадым. Шуннан соң ведомство сайтына кердем һәм бүләкләнүчеләр арасында үземнең фамилиямне таптым. Әлбәттә инде шатлык биләп алды. Интернет булуга карамастан, бөтен гаиләбез белән китаплар да укыйбыз, һәм үз тормышыбызны вакытлы басмалардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Гәҗит һәм журналлар гомуми белем дәрәҗәсен үстерү өчен кызыклы, өстәвенә әле эштә дә бик ярдәм итә. Һәркемгә акциядә катнашырга киңәш итәм. Чөнки барысы да бик гади: подписка кампаниясе вакытында “ТАТМЕДИА” АҖның кимендә өч басмасын 6 айга яздырырга һәм акция турындагы положениедә күрсәтелгән адрес буенча квитанцияләр күчермәсен җибәрергә кирәк. Абунә тәмамлангач, бүләкләр уйнату уздырыла, анда бәйгегә үзләренең гаризаларын җибәргән һәркем катнаша ала.
Шәхсән мин әлеге бәйгедә алга таба да катнашырга ниятлим. Минем үрнәгем якташларымны да абунә кампаниясендә, шулай ук “ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан үткәрелгән бәйгедә дә, актив катнашыр өчен илһамландырыр, мөгаен. Кемнеңдер бәйгенең төп призы – плазмалы телевизор оту ихтималы да бар. Әле тагын миңа редакциядә булу һәм яраткан гәҗит коллективы белән аралашу да бик зур шатлык өстәде! Кәефем – күтәренке!
Зөлфия Дамир кызын бүләк алуы белән котлыйбыз һәм алга таба да хезмәттәшлектә калуын телибез, ә безнең барлык укучыларга бәйгедә уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Сезнең “Тәтеш таңнары”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев