Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Полицейскийлар Татарстан халкына мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә икәнлеген искәртә

Ел башыннан алып Казанда социаль мошенниклыкның 38 очрагы теркәлгән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Полициягә Казан халкыннан мошенниклык һәм алдау очраклары турында гаризалар килү дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә, полицейскийлар республикада яшәүчеләргә ничек аферистлар корбанына әверелмәскә искәнлеген искәртә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әйтик, 1 ноябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр республика территориясендә үзләрен газ хезмәтендә эшләүчеләр дип таныштыручы билгесез затларның датчик урнаштыруга бәйле тәкъдимнәре турында гражданнарның (50 яшьтән 80 яшькә кадәр) 30га якын мөрәҗәгате теркәлгән. Датчик урнаштыру хезмәтенең бәясе 3-14 мең сум тәшкил итә», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Япеев» полиция бүлеге участковыйлары Вахитов районында яшәүчеләргә мошенниклар турында мәгълүмат бирү максатыннан профилактик рейд үткәрде. Полицейскийлар өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашып, аларга алдауның иң киң таралган алымнары хакында сөйләде һәм махсус белешмәлекләр таратты.

Ел башыннан алып Казанда социаль мошенниклыкның 38 очрагы теркәлгән. Полицейскийлар, аферистлар кармагына эләкмәс өчен, республикада яшәүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә куша:

- Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз!

- Үзләрен социаль яки ремонт хезмәтләре вәкилләре дип таныштырсалар да, чит кешеләрне өегезгә кертмәгез.

- Өегезгә ишек шакыган кешенең барлык мәгълүматларын тикшерегез һәм хезмәткәр килгән оешмадан безгә белгеч җибәргән идегезме дип сорагыз.

- Таныш булмаган кешене фатирга керткәнсез икән инде, аның артыннан башка беркем дә кермәсен өчен, ишекне шунда ук бикләп куегыз. Ачкычыгызны ишектә калдырмагыз!

- Җыйган акчагызны һәм документларыгызны беркемгә дә, беркайчан да бирмәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев