Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Призлар уйнатылды

Район “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитен яздыручылар арасында призлар уйнатылды.

(Тәтеш, 27 июнь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Акция шартлары буенча, аңарда 2018 елның II ярты еллыгына квитанция күчермәләрен (6 айга) җибәргән безнең барлык язылучыларыбыз катнаша алды. Иң актив укучыларыбыздан 300дән күбрәк квитанция килде.

Гәҗитнең баш мөхәррир призын уйнатуда без реклама бүлегенә килгән кешене чакырдык. Редакциябезнең әлеге кунагы Асия Ибраһимова безгә оттырышны уйнатуда ярдәм итте. Аның җиңел кулыннан башланган уенда ике төп приз – манты пешерү җыелмасы – Бидәңгедән Зөһрә Абдрахмановага (“Тәтеш таңнары”) һәм тәтешле Митрофановларга (“Авангард”) насыйп булды.

Чәй сервизы Бәһрам Хәйруллин һәм Надежда Киселеваны сөендерәчәк – аларның икесе дә Тәтештә яши. Чәй пешерү чәйнеге Алабирдедән Илсур Гайнетдинов һәм Богдашкинодан Алена Торгашовага матур бүләк булачак. Кызыксындыру призы – гәҗит логотибы төшерелгән блокнотны – Камил Гәрәев (Кече Әтрәч), Руслан Сәйфетдинов (Бидәңге), Ләйсән Хәйруллина (Байраш), Салия Хәмидуллина, Земфира Дәүләтчарова (Тәтеш), Зинаида Леонтьева (Югары Тархан) алачак. 

Без оттырышта җиңгән һәркемне котлыйбыз һәм аларның безнең бәйгеләрдә актив катнашып, гәҗиттән аерылмауларын телибез. Бүләкләр редакциядә тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев