Продукцияләрен тәкъдим иттеләр
Рөстәм Миңнеханов “Тәтеш” аккредитацияләнгән сәнәгать мәйданчыгында булды.
(Тәтеш, 21 август, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Аның резидентлары тарафыннан үткән елны 214 миллион сумлык продукция җитештерелгән, 74 эш урыны булдырылган, ә проектларны чынга ашыруда 167 миллион сум инвестицияләнгән.
Хәзерге вакытта мәйданчыкта 9 резидент эшли, алар пыялапакет, агач материаллары, катнаш азык, полиэтилен торбалар, балык эшкәртү, тимер-бетон әйберләр, тротуар плиткалары җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиеләр продукцияләр күргәзмәсе дә әзерләгән. Рөстәм Нургали улы аның вәкилләре белән аралашты, продукцияләрне сату базары, киләчәккә планнары белән кызыксынды һәм эш урыннары булдыру әһәмиятлелегенә игътибар итте.
“Тольяттитехпыяла” ҖЧҖ территориясендә делегацияне аның җитәкчесе Алексей Черкасов озатып йөрде. Ул 2017 елның гыйнварында җитештерүнең инновацияле технологияләрен файдалану белән аның төп төрләре – пыялапакет һәм киселгән пыяла продукцияләренең беренче линиясен чыгара башлауларын хәбәр итте.
Хәзерге вакытта пыялапакетлар җыюның икенче линиясен эшләтеп җибәрү, продукцияләрнең спектрын киңәйтү һәм җитештерү күләмен арттыру планлаштырыла. “Моның ярдәмендә эшче урыннар артачак”, – дип билгеләп үтте Алексей Иванович. Әзер продукция Татарстан Республикасында, Чуашия Республикасында сатыла, кулланучылар булып төзелеш оешмалары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, теплица хуҗалыклары тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев