Район башлыгы әниләргә ихлас котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итә
26 ноябрь – Әниләр көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы әниләргә ихлас котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итә.
– Хөрмәтле тәтешле-ләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр! Әлеге матур бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен мөһим. Йөрәкләргә иң кадерле булган кешеләребез – әниләребезгә без бик бурычлы. Хатын-кыз-ана гомер-гомергә мәрхәмәтлелек, ярату, наз гәүдәләнеше булды. Бу бәйрәм көнендә рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Яратыгыз, яратылыгыз һәм бәхетле булыгыз.
Сезнең фидакарьлегегез, түземлегегез һәм хезмәтегез балаларыгызның кайгыртуы, бәхетле елмаюы һәм рәхмәт сүзләре белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев