Район башлыгы финанс белгечләрен һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Бүген – Финанс белгече көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов финанс белгечләрен һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
– Теләсә кайсы шәһәр яки районның иминлеге финанс системасына, бюджет һәм салым сәясәтенең дөреслегенә турыдан-туры бәйле. Бүгенге көндә Тәтеш районында территорияне төзекләндерү, социаль әһәмияткә ия объектлар төзү буенча зур күләмле эшләр алып барыла, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы вакытында түләнә, дәүләтнең социаль гарантияләре тулысынча күләмдә үтәлә. Боларның барысы да райондагы финанс системасы белгечләренең югары һөнәри хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә районыбызның эшлекле тормышын активлаштыруга, җитештерү үсешенә, тәтешлеләрнең яшәеш дәрәҗәсен алга җибәрүдә ярдәм итәчәгенә ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, финанс тотрыклылыгы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев