Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы районның янгын сагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлый

30 апрель – Россиядә Янгын сагы көне.

(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның янгын сагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлый:

– Сез гомерлек хезмәтегез итеп бәла-казага тарыган кешеләрне коткаруны сайлагансыз. Сезнең хезмәтегез элек-электән иң куркынычы, әмма иң игелеклеләрнең берсе дип саналган.  
Райондагы янгын сагы, нинди дә булса кыенлыкларга һәм куркынычлыкка карамас­тан, теләсә кайсы вакытта үзенең һөнәри ярдәмен күрсәтергә әзер икәнлеген безнең һәркайсыбыз белә.

Янгын сагы хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сез үзегезнең игелекле һөнәрегезнең традицияләрен кадерләп саклыйсыз, белемегезне һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне яшь буын белән юмарт рәвештә уртаклашасыз.    

Барыгызга да – ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар, ә якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев