Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
15 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Сез ел буе районның юл хуҗалыгын карап тотуны һәм файдалануны, автомобиль хәрәкәтенең ышанычлы һәм имин булуын тәэмин итәсез. Йөкләр һәм пассажирлар ташуның тизлеге, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге төзүчеләр, юл хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгына һәм төгәл эшләвенә бәйле.
Ышанычлы юл инфраструктурасын булдыру районыбыз өчен дә, тулаем республика өчен дә социаль-икътисади бурычларны хәл итү өчен зур әһәмияткә ия.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары, сезгә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, күп елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев