Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
3 декабрь – Билгесез солдат көне.
(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Билгесез солдат көне безгә үз тарихыбызны, илебездәге геройларның батырлыкларын онытмаска һәм хөрмәт итәргә мөмкинлек бирүче, халкыбызны берләштергән тагын бер истәлекле датага әверелде. Бу көнне без сугыш вакытында һәм хәрби бәрелешләрдә һәлак булып, җәсәдләре һаман да билгесез килеш калган, хәбәрсез югалган сугышчыларга рәхмәт белдерәбез. Яу кырларында һәлак булучыларны хөрмәт белән искә алабыз! Сугыш ветераннарына һәм тыл эшчәннәренә баш иябез!
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев