Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
(Тәтеш, 8 июль, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Гаилә, кайгырту, бер-береңне хөрмәт итү, татулык һәм якыннарыңның мәхәббәте – кешегә төп таяныч һәм ярдәм. Нәкъ тә гаиләдә аның холкы, әхлакый һәм рухи кыйммәтләре барлыкка килә.
Үзара аңлашып, зирәклектә һәм татулыкта озак еллар яшәгән гаилә парлары аерым хөрмәт уята. Яшь гаиләләргә озак еллар дәвамында мөнәсәбәтләрнең чисталыгын һәм эчкерсезлеген, данлы гаилә йолаларын саклаучылардан үрнәк алуларын телим.
Нык сәламәтлек, җитешлек телим. Үзегезнең гаиләгезне саклагыз, мәхәббәт һәм татулыкта яшәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев