Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне – миллионлаган аянычлы язмышларны искә алу көне. Судсыз һәм тикшерүсез атып үтерелгәннәр, озак еллар лагерьларда ятканнар, “халык дошманы” тамгасы астында үскән берничә буын турында. Шуңа да карамастан, безнең халык рух көчен саклап кала һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы авыр вакытларда нык тора алган. Сәяси репрессия кичергәннәргә – ныклы сәламәтлек, озын гомер, ә районыбызда яшәүчеләргә үзара ихтирам, тынычлык һәм татулык телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев