Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый: 

6 ноябрь – республикабыз тарихында мөһим даталарның берсе. Бу көнне Татарстан Конституциясе кабул ителде.  
Конституциядә билгеләнгән кагыйдәләр ярдәмендә безнең республика яши һәм үсеш ала, аңарда милләтара һәм конфессияара тынычлык, гражданлык килешүе ­саклана. 

Татарстан Республикасы Конституциясе көне – бер тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган бердәм халык икәнлегебезне искә төшерүче бәйрәм. 

Сезгә сәламәтлек, бәхет, җитешлек һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев