Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә Россиянең Сугышчан дан көне ңаеннан мөрәҗәгать итә
27 гыйнварда Россиянең Сугышчан дан көне – Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 27 январь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә
Россиянең Сугышчан дан көне – Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат итү һәм Сталинград сугышында совет гаскәрләренең
немец илбасарларын тар-мар итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итә:
– Нева янындагы шәһәр оборонасы – Ватаныбыз тарихында иң героик һәм бер үк вакытта иң фаҗигале битләрнең берсе. Камалыш елларының тарихы кешелекнең гадәттән тыш кыюлык һәм ныклык, туганнарча үзара ярдәмләшү, үз-үзләрен аямаучанлык, халыкларның Ватаныбыз киләчәге хакына берләшү үрнәге булып тора.
2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист илбасарларын тар-мар иткән, Бөек Ватан сугышы барышын үзгәрткән көнгә 80 ел тула. Бу коточкыч 200 көнгә кешеләрнең чиксез әрнү-хәсрәте һәм шул ук вакытта батырлыгы һәм җиңүгә карата нык ихтыяры сыйган.
Якташларыбызның күбесе Җиңүне якынайту өчен кулларына корал алып, Ленинградны һәм Сталинградны саклаган. Үзенең гомерен дә аямыйча, Ватанның азатлыгы өчен, булачак буыннарның тормышы хакына сугышкан барлык батырларга мәңгелек хөрмәт. Без бөтен дөньяга ихтыяр көче, кыюлык һәм үзенең Ватанына тугрылык үрнәге күрсәтүчеләрнең һәркайсы алдында баш иябез.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев