Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).  Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый:

– Беренче май – бердәмлек һәм оешканлык символы, язгы яңарыш бәйрәме, ул туган ягын яратучыларны, үзенең хезмәте белән аны тагын да матуррак итәргә тырышучыларны берләштерә. Безнең шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр – алар хезмәт куя белүче кешеләр, димәк, уртак йорт­ны яхшырак итәргә тырышалар дигән сүз. Муниципаль район үсешендә якташларыбызның берничә буыны бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бүгенге көндә дә без әлеге матур традицияне саклап киләбез, Ватаныбызны ныгыту һәм алга җибәрү өчен бергәләп бөтен көчебезне куеп эшлибез. Хөрмәтле якташлар, әлеге бәйрәм сезнең үз көчегезгә ышанычыгызны ныгытсын, рух күтәренкелеге бүләк итсен иде. Һәрбер йортта бәхет, тынычлык һәм җитешлек хакимлек итсен. Һәркемгә дә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, язгы, шатлыклы хис-кичерешләр һәм уйлаган ниятләрегезне уңышлы башкарып чыгуыгызны телим.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев