Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район газетасын яратып укучылар бар

“Минем балам бөтенләй дә укырга теләми”, – дигән сүзләрне без әти-әниләрдән еш ишетәбез, ә балаларның – үз әти-әниләренең чагылышы икәнлеген онытып җибәрәбез.

(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”) Шунысы көендерә: яшь гаи­ләләр барлык яңалыкларны Интер­неттан укыйбыз дип, район газетасын яздырырга теләмиләр. Һәм бу шомландыра: гадәти басма битләргә алмашка виртуале килә. 

Ташламалы абунә вакытында поч­тальоннар белән бергә йортлар буйлап йөрү, коллективыбыз өчен гадәти күренешкә әйләнә бара. Дөресен әйткәндә: тәтешлеләр арасында тугры укучылар да, район газетасын беркайчан алдырмау­чылар да бар. Шулай да аларның соңгылары газетада укырлык әйбер юк, диләр. Һәм без аларга: “Сез кайдан беләсез соң? Газетаны яздырмыйсыз да бит”, – дибез. Әлбәттә инде, сорау җавапсыз кала.  

Тәтешлеләрнең күбесе үзлә­рен һәм якыннарын газета битләрендә күрәселәре килә, ләкин газетаны яздырасылары килми. Мисалга, акциябез вакытында почтальоннар белән бер оешмага кердек. Керү пунктындагы хезмәткәргә газета яздырырга тәкъдим иттек. “Теләмим” – дигән җавапны ишеттек. Һәм шунда ук ул почтальонга: “Ә сездә газетаның узган саны калмадымы? Анда минем әни турында язган булганнар”, – диде. Билгеле бер нәтиҗәгә килеп, иң кызыклы язмаларны без фәкать газетада гына яктыртырга булдык. Шуңа күрә мәкаләләрнең күбесен Бөтендөнья челтәрендә укый ­алмаячаксыз. 

Укучыларга мөрәҗәгатебезне гадәттә Яңа ел алды санында бас­тырабыз, бу юлы традициядән бераз тайпылырга булдык, чөнки узып баручы елга хәзердән үк инде йомгак ясарга мөмкин. 

2023 елның I ярты еллыгына абунә кампаниясе ничек үттеме? Шактый катлаулы. Шулай да без укучылар арасында тугры дусларыбыз – район газетасын ел саен тулы сос­тавта диярлек яздыручы коллективлар күплеген аңладык. Ни аяныч, басма матбугатны уку кирәкми, дип санаучылар да бар. Әмма без аларны гаепләмибез.  

Безнең яңа һәм күптәнге дусларыбыз, эшкуарлар, авыл хуҗа­лыгы предприятиеләре һәм оешмалар җитәкчеләре, мобили­за­ция­­ләнүчеләргә, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның, сәламәтлекләре буенча мөмкин­лек­ләре чикле балалар тәрбияләнү­челәрнең гаиләләренә, өлкән кешеләргә 2023 елның I ярты еллыгына подписка бүләк иттеләр. Бу Тәтеш районында киләсе елда газета уку­чыларның саны артачак дигәнне аңлата. Балалар кулларына безнең басма матбугатны алгач, укуга кызыксынулары артыр дигән өмет бар.  

Елны тәмамлап, без Тә­теш районы ­башлыгы Рә­мис Сафиулловка, шулай ук тугры булышчыларыбыз – почта бүлек­ләре хез­мәткәрләренә, шәх­сән Тәтеш участогы начальнигы Татьяна Еремеевага – абу­нә кампаниясе вакытында безнең коллективка ярдәм иткәне  өчен рәхмәт белдерәбез.   

Авыл җирлекләре баш­лык­ларының да хезмәтен билгеләп үтәсе килә, 22 поч­та бүлегеннән 12се подписка планын арттырып үтәде, монда аларның да тырышлыгы бар. 

Киләсе елга сирәгрәк очрашачакбыз: без район газетасының бәясен элекке дәрәҗәдә саклап калыр өчен, бер тапкыр чыгуга күчәргә мәҗбүр булдык. Ләкин бу борчылыр өчен сәбәп була алмый: сез, хөрмәтле абунәчеләр, җомга саен “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасының 8 битле яңа санын ала алачаксыз. Шулай булгач, басма мәйданның күләме элеккечә калачак!

  Дүшәмбе көнне район газетасын 2023 елның I ярты еллыгына яздыру кампания­се тәмамлана. Яңа елда да безнең белән калыгыз, ә без газетабыз кызыклы булсын өчен барысын да эшләргә ­тырышачакбыз!
Сезнең “Тәтеш таңнары” 
Реклама хокукында 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев