Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр эшләре бара
Көзге бодай уңышын җыю актив фазага керә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 1 августка бөртеклеләр 5 200 гектар мәйданнан җыеп алынган, бу планлаштырылганның 11,6 проценты, район буенча уртача уңдырышлылык әлегә гектардан 50 центнер тәшкил итә (республика буенча – гектардан 32,3 центнер). Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кырлардан уңышны республика элеваторларына озата. Ашлык саклагычлар да яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер, ындыр табаклары эшли башлады.
– Бүгенге көндә һәрбер техниканың нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү мөһим. Безнең төп бурыч – бөртекле культураларны җыюны иң күп дәрәҗәдә оештыру, ашлык җыю комплексының барлык мөмкинлекләрен эшкә җигү. Урып-җыюны оптималь агротехник вакытларда башкарырга кирәк, чөнки аларны озакка сузу уңышны югалтуга китерә. Техник өлгерешкә ирешелгәннән соң, игеннәрнең озак урмау сәбәпле коелуы уңышның күләмендә һәм аның сыйфатында чагыла, димәк, бу, авыл хуҗалыгы предприятиесенең финанс югалтуларына да китерә, – дип басым ясый районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Киләсе атнада көзге бодай чәчүгә керешергә ниятлибез, районда сөрү җире 17 670 гектарны биләячәк. Чәчүгә туфрак әзерләү бара. Моның белән беррәттән 1 гектар чәчү җиренә 100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертү мөһим булып тора. Чәчүгә санаулы көннәр калды, әлегә ашлама алырга өлгермәгәннәргә моны тиз арада эшләргә кирәк. Көзге бодайны ашламалау уңышны арттырырга ярдәм итә. Чәчү алдыннан азот, фосфор һәм калий куллану үсемлекләргә яхшы үсүне гарантияли һәм яхшы тамырланырга булыша. Күрсәтелгән ашлама компонентларының җитешмәве үсемлекләрнең деградациясенә, авырулар артуга һәм үрентеләрнең юкка чыгуына китерә. Районда урып-җыю эшләре белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу бара, алар 6 212,9 гектар мәйданны били. Җәмәгать секторындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы малларны тәэмин итү өчен кимендә ел ярымлык азык запасы булдырырга кирәк. Бер терлеккә 40,1 центнер азык берәмлеге әзерләү планлаштырыла.
Бүгенге көнгә җәмәгать терлекләре өчен – 3 725 тонна печән, 46 819 тонна сенаж әзерләнгән. Бер шартлы малга әлегә 19,2 тонна туры килә, ягъни ел ярымлык ихтыяҗдан 47,9 процент (республика буенча – 17,6). Шәхси сектор өчен 15 038 тонна әзерләнгән, план буенча – 14 043 тонна. Күпьеллыкларның икенче чабымын вакытында, үсешнең иң оптималь стадиясендә җыеп алу мөһим. Урып-җыю соңарган вакытта, белгечләр әйтүенчә, бу әзерләнә торган азыкның туклыклылыгын югалтуга, терлекләр тарафыннан аның үзләштерүчәнлеге кимүгә китерә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары туфракны тирәнтен эшкәртәләр. Яз көне, кар эреп беткәч, су туфракка яхшы сеңә. Бу ысул киләсе чәчү вакытында кырга оптималь вакытларда чыгарга ярдәм итәчәк. Сабан белән сөргәннән соң, туфракның тирән катламнарында тупланган дым үсемлекләр тарафыннан акрынлап һәм авырлыксыз сарыф ителә.
– Киеренке эш бара, авыл хуҗалыгы эшләренең һәр циклын вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Барысы да шул максатка юнәлтелгән, – дип йомгаклады сүзен Ирек Садриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев