Рәмис Сафиуллов диңгезче тәтешлеләрне бәйрәм белән котлый
30 июль – Хәрби-диңгез флоты көне.
(Тәтеш, 30 июль, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов диңгезче тәтешлеләрне бәйрәм белән котлый:
– Бу көн безгә үткән еллардагы каһарманлыкны һәм Россиянең бөек диңгез державасының бүгенгесе турында искә төшерә. Без хәрби диңгезчеләр буынының казанышлары турында горурланып сөйлибез, аларга кыюлыклары, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына батырлыклар күрсәткәннәре һәм моны дәвам иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Тәтеш районы үзенең хәрби диңгезчеләре белән горурлана, алар батырлык, хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып торалар. Үз язмышын флоттагы авыр һәм мактаулы хезмәт белән бәйләүчеләргә рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев