Рәмис Сафиуллов һава десанты гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый
2 август – Һава десанты гаскәрләре көне.
(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һава десанты гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:
– Десантчылар һәрвакытта батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булдылар. Иң катлаулы шартларда, теләсә нинди хәрби бурычларны үтәгәндә сез үзегезнең Россия армиясендә иң яхшысы дип атап йөртелү хокукын күп тапкырлар дәлилләдегез. Сез югары хәрби әзерлек үттегез. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү һәрчак җаваплы хезмәт булды, ә десантчы исемен йөртү горурлык дип санала.
Һава десанты гаскәрләре ветераннарына һәм хәрби хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык эшләрендә уңышлар телим. Десант кардәшлегенең ныклыгы Ватаныбыз көченең нигезе булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев