Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов районның почта элемтәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә

9 июль – Россия почтасы көне.

(Тәтеш, 9 июль, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның почта элемтәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:  
– Бүгенге көндә районыбызның почта тармагында искиткеч кешеләр эшли, алар халыкны почта хезмәтләренең барлык төрләре, шул исәптән иң заманча хезмәт күрсәтүләр белән дә тәэмин итә. 
Күпләр өчен хат ташучылар – чын-чынлап якын кешеләр, теләсә кайсы һава торышында да  пенсия һәм матбугатның яңа санын таратып чыгарга ашыгалар. 
Хөрмәтле почта хезмәткәрләре, катлаулы, әмма районыбыз халкына бик кирәкле хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, җитешлек, уй-теләкләрегезнең чынга ашуын, рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев